Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Еш кына вакытында эшне эшләп башкара алмасак, яки кемдер безне ялкаулыкта гаепләсә, оялып та куябыз. Вакытында эшне тапшырып, вакытында ялкаулыкны җиңәргә өйрәнү кирәк.

Ялкаулык каян килә?

Гадәттә, тормышта үз урынын таба алмаганнар, яраткан эшендә эшләмәүчеләр ялкаулыкка чыга.
Ялкаулыкның сәбәбе булган тагын бер әйбер – кешенең үз – үзе белән конфликтта булуы. Берәр сәбәп белән борчылып, үз – үзенә бикләнә дә, кулы эшкә бармый. Теләсә нинди активлык аны эчке “йокы”сыннан уята алмый: файдалы эш эшләргә омтылышын бетерә. Бәлки кеше бик нык арыган булырга да мөмкин. Аңа тиешенчә ял кирәк.

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Кайбер кеше соңгы чиккә кадәр ялкауланып йөри дә, аннары, яшен тизлеге белән, үзе башкарырга тиеш эшне эшләп тә куя. Андый вакытта ул адреналин чәчеп, бик күп төрле эмоциональ борчулар кичерә.

Кайберәүләр, ялкауланырга яратмаса да, ялкаулык аркасында эше калган өчен үз – үзләрен “ашарга” ярата. Балачактан “булдыксыз, ялкау!” – дип үстерелгән бала, олыгаеп беткәч тә, үзен бары тик булдыксыз, ялкау итеп тоя.

Дөрес мотивация

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Эшләр гөрләп барсын өчен дөрес мотивация кирәк. Үз – үзегезгә сорау биреп караганыгыз бармы: мин бу эшне ни өчен башкарам? – дип. Ирем юылмаган савыт – сабага ачуланмасын өчен, дипме? Вакытында тапшырылмаган исәп – хисап өчен җитәкченең кисәтүләреннән куркыпмы? Мондый курку – эшкә тотыну теләген юкка гына чыгара бит. Ә менә юылган, чиста – пөхтә өегездә кичегезне тыныч кына үткәрү теләге, яки исәп – хисапны вакытында тапшырып, премия акчасына үзегезгә берәр яңа әйбер алу мотивациясе күпкә отышлырак алым.

Шуңа да, яратмаган эшегезгә башка күзлектән карап, матур нәтиҗәләр турында уйлап эшләргә кирәк. Шулай ук эшнең сезгә файда китерә торган ягын карагыз. Шулай иткәндә, эшләргә көч һәм теләк булыр. Әгәр эшлисе эшегезнең бер файдасы юк икән, андый эшне башкага алмаштыру ягын карагыз.

Ялкаулык белән көрәшү тәртибе

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

• Иң мөһиме – башларга! Кайвакыт эшнең зурлыгы, күләме борчый безне. Эш башлаганчы, озаклап план корып, нидән башларга белми аптырап йөрибез. Бу очракта эшне “бүлгәләргә” киңәш ителә. Иң җиңел, җайлы өлешеннән башларга кирәк. Ә аннары, эш “хутка киткәч”, башланган эшнең башка өлешенә тотынырга була. Эш барышында сез “игелмәгән иген кыры” кадәр хезмәтне җай белән башкарып та чыгачаксыз.

• Үз – үзеңә ярдәм ит! Кемгәдер өй җыештыру өчен көчле җыр тавышы ярдәм итсә, кемдер тынычлык һәм уйлары белән ялгыз калуны хуп күрә. Ничек кенә булмасын, үзегезгә уңайлы эш атмосферасын үзегез тудырыгыз.

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

• Эш төрләндерү – әйбәт ял: азрак арып, нәтиҗәлерәк эшләү өчен эш төрләндерергә киңәш ителә. Көндәлек эш – мәшәкатьләрегезне: физик һәм акыл хезмәтен чиратлаштырып бүлегез. Эш арасында актив ял, тынычлыкка да урын булсын.

• Яңалык элементы бер үк эшне көн дә эшләү – күп очракта туйдыра да, ялыктыра да. Бу очракта эшегезгә яңалык кертеп карарга киңәш итәбез. Әгәр ирегезгә һәр кич саен котлет әзерләү туйдырса, Италия кухнясын өйрәнә башлагыз. Үзегездә көч табып, фатирыгызны җыеп чыга алмыйсызмы? Чәчәкләр яки матур сыннар алып кайтыгыз. Өйгә кайткан яңа әйберне урнаштыру өчен, тиешле обстановка тудырырга дип, кулыгыз үзеннән – үзе чүпрәккә үреләчәк.

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

• Эшеңне бүләкләү. һәр эшләнгән эш өчен үзегезне мактагыз. Мактап кына калмыйча, үзегезгә бүләк тә ясасагыз, тагын да әйбәт. Әгәр көн буе плитә янында басып торгансыз икән, яки кер уып, өй җыеп көнегез үткән булса, кичен дустыгыз белән аралашып ала яки берәр кино карый аласыз. Моңа сез лаек. Эшләп арыганнан соң, сөенеч кичерсәгез, эш тәмам булгач, шул хезмәтне, ә иң мөһиме – ЯЛКАУЛЫКны җиңеп чыгуыгыз өчен үз – үзегезгә бүләк ясагыз.

Ялкаулыкны ничек җиңәргә?

Психолог Ольга Юрченко киңәшләре.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә