Төрле төсле кешеләр

Төрле төсле кешеләр

Һәркемнең яраткан төсе бар, һәм моны психологлар очраклылык дип санамый. Чөнки төсләр кешенең холкы, эмоцияләрен чагылдыра. Бүген зәңгәр, яшел, кызыл, сары төсләрне карарбыз.

СЕЗнең төсне дә сайлаша алабыз. Безнең тесттагы сорауларга җавап биреп, үзегезне “өйрәнә” аласыз.

1. Эштән өйгә кайтуга ни эшләргә хәлегез кала?

A. Диванга ятып, йокларга, йокларга, йокларга,..
B. Кичектергесез эшләрне генә эшләргә.
C. Җыенып, фитнеска китәргә.
D. Вакыт җиткереп булса, “тау күчерер” идем.

2. Очкычка утырып, ял итәргә китәргә планлаштырасыз ди. Очу берничә сәгатьлек булган очракта, билетны очкычның кайсы урыныннан алыр идегез?

Төрле төсле кешеләр

A. Билет алган мизгелдә кәефем ничек булуга карап.
B. Әлбәттә, иллюминатор янында.
C. Ишек янында – калган пассажирлар белән танышырга уңайлы.
D. Аема юк. Иң мөһиме тиешле урынга исән – сау, хәвеф – хәтәрсез очу.

3. тормышыгызда булган вакыйгаларны теркәп барырга, көндәлек алып барасызмы?

A. Әйе. Көнгә 1 җөмлә генә булса да теркәп барам.
B. Тырышам. Әмма язып барырга вакыт юк.
C. Юк. Көндәлегем булмавына бер дә үкенмим.
D. Беркайчан язмадым һәм язмаячакмын. Миңа бу кызык түгел.

4. Нинди киножанр күңелегезгә хуш килә?

Төрле төсле кешеләр

A. Француз киносы. Төсле булуы мәҗбүри түгел, әмма субтитрлар белән.
B. Күпчелек хатын – кызлар кебек үк – мелодрамадыр.
C. Детектив һәм триллерлар, вакыйга кино азагына кадәр киеренкелектә булуы ошый.
D. Комедия. Тормыш болай да катлаулы. Азрак кына көндәлек мәшәкатьләрдән арынып тору кирәк.

5. Шимбә – ял көннәрендә нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

A. Иптәш кызым белән очрашып ял итәм, эшлибез.
B. Дачага яки авылга кайтып киләм.
C. Спорт белән шөгыльләнәм.
D. Яңа, кызыклы һәм үзенчәлекле очрашулар оештырыга яратам. һәм ул очрашулар берсе берсенә охшамаган булырга тиеш.

6. Дусларыгыз белән очрашкач, нинди уеннарга өстенлек бирәсез?

A. Күрәзәчелек белән шөгыльләнәбез. Бу күңел ачу гына түгел, киләчәкне белеп тору өчен.
B. Тестлар төзеп, төрле кызыклы сораулар бирергә яратам.
C. Төрле ярышлар үткәрергә яратам.
D. Уеннар уйнамыйбыз. Мәзәкләр сөйләшеп, аралашу өчен җыелабыз.

Баллларны саныйбыз:

1 балл – һәр А җавабына
2 балл – һәр B җавабына
3 балл – һәр C җавабына
4 балл – һәр D җавабына

Төрле төсле кешеләр

Зәңгәр төс

Тынычлык төсе. Сезнең өчен үзегезне тыныч тоту мөһим. Әйләнә тирәдәгеләр белән дустанә мөнәсәбәт саклау яклы. Берәр вакыйга булса, сәбәбен ачыклап, аннары гына үз фикерегезне әйтәсез. Үзегезнең нәтиҗәләрегезне кычкырып әйткәнче, тагын бер кат “эчке тавыш”ыгызга колак саласыз. Кыен хәлдә дә югалып калмаячаксыз, чөнки дусларыгыз күп. Алар үзләре дә, теләсә кайсы мизгелдә, сезгә килеп, күңел бушатырга, кирәксә ярдәм сорарга мөмкиннәр. Зәңгәр төс сезгә стрессларда җиңәргә ярдәм итә.

Арган яки авырган вакытта да сезнең күңел зәңгәр төскә тартыла. Шуңа күрә эш бүлмәгездә дә, йокы бүлмәсендә дә зәңгәр төскә өстенлек бирәсез.

Яшел төс

Төрле төсле кешеләр

Табигать, яз, яшәү,.. өмет төсе. Сез чит кешенең ярдәменнән качарга, мөстәкыйль адымнар ясарга тырышасыз. Бу сезнең өчен бик мөһим.

Сез һәр вакыйгага дөрес бәя бирәсез. Сезнең дусларыгыз биһисап. Һәм бу гаҗәп факт түгел. Хәтта ир – атлар да сезгә киңәш сорап килә. Сез аларга дөрес адым ясарга ярдәм итеп, көчле затларда үз – үзләренә ышаныч тудырасыз.

Матди тотрыклылыкка омтыласыз. Якыннарыгызның энергиясен сарыф итсәгез дә, алар сезнең янда үзләрен тыныч атмосферада тоялар. Шәхси тормышыгызда бик күп авырлыклар булса да, сез көчле холыклы, өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелмисез.

Яшел төс сезнең эчке дөньягызның байлыгы. Сумкагызда яшел төснең төрле төсмерләреннән иннек, акча янчыгы, көзге кебек кирәк – ярак йөртегез.

Кызыл төс

Төрле төсле кешеләр

Сез хис кешесе. Үз алдыгызга максатлар куеп, шул максатларга ирешү юлларын эзлисез. Әмма сезнең импульсивлык еш кына проблемалар китереп чыгара.

Берәр проблеманы чишә башлаганчы, бу эшегезнең нәтиҗәсе ничек булачагын уйлап карарга кирәк. Чишеп булмастай мәсьәләләргә кагылып та тормаска киңәш итәбез. Үкенеч хисе, вөҗдан газабы сезгә ят булса да, хаталарыгызны танымаячаксыз. Сез үз максатыгызга ирешергә тырышасыз. үҗәтлек зур.

Сезнең холкыгызда үзегезгә тартып тору көче һәм шул ук вакытта үзегездән гайрәт чигерү сыйфаты бар. Бу сыйфатларны яшермәс өчен, кып – кызыл иннек кулланыгыз, тырнакларыгызны җете кызыл төскә буягыз, бижутерий яки аксессуарларның кызылын кулланыгыз.

Сары төс

Төрле төсле кешеләр

Кояш, җылылык һәм яктылык төсе. Сез көчле рухлы. Үз энергиягезне юкка – барга сарыф итмисез.

Дусларыгыз сезне якын итә. Сезнең елмаю, тормышны яратуыгыз кешеләрне үзегезгә магнит кебек тартып тора. Иптәш кызларыгызның исәбе юк. Ир – атлар сезгә бик тиз гашыйк була. Ярдәмчел булуыгыз өчен эштә дә сезне яраталар.

Тормышыгыз якты хатирәләргә бик бай.

Тик… кайвакыт кояшны да болыт каплый. Үз проблемаларыгызны дусларыгыз белән бүлешергә оялмагыз.

Тормышыгызны тагын да яктырту өчен, аш бүлмәсенә сары төснең төрле төсмерләре кергән савыт саба, ашъяулыклар алыгыз. Җәйге киемнәрдә дә сары төскә өстенлек бирү мәслихәт.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә