Тәкъдим ясамыйлармы?

Тәкъдим ясамыйлармы?

Егетем белән өч елдан артык очрашып йөрибез. Ә ул миңа тәкъдим ясарга ашыкмый…

Алия. Казан.

Хөрмәтле, Алия. Сезнең ситуацияне бик үк яхшы белмәгәнгә, тәкъдим ясарга ашыкмауның берничә сәбәбен санап кына үтәбез. Бу сәбәпләрне башка кызлар да кызыксынып укыр.

I. Кирәгеннән артык табышмак.

Нәфис затлар серле булырга тиеш. Әмма артык катлаулы табышмак, кирәгеннән артык күп сер – ир – атны шикләндерә башлый. Ул табышмаклар арасында югалып калачак. Егетегезнең “корыч”лыгын сынамыйча, тыныч, җылы мөнәсәбәт бүләк итегез. Бөтен нәрсәнең дә чамасы бар.

Тәкъдим ясамыйлармы?

II. Матди кызыксынуыгыз.

Бай, җитеш тормышта яшәргә телисезме? Бу дөньяда байлыкка ирешү мөмкин. Әмма байлыкка, муллыкка табынуыгыз ир – атны куркыта.

III. Даими таләпчәнлек күрсәтү

Хатын – кызга һәрвакыт күп кирәк. Тиз арада, күп итеп мал тупларга, баеп китәргә хыяллана. Һәм ул баеп китү чыганагын очрашып йөргән егетеннән күрә башлый. Ул сорап кына калмый, ул таләп итә башлый… һәм,.. ир – ат бу таләпләрдән курка, шикләнә.

Тәкъдим ясамыйлармы?

IV. Кәефегез еш үзгәрү

Тәүлекннең 12 сәгатен шатлыктан сикереп йөрисез дә, аннары елый башлыйсыз. Ә иртәгә ни булыр? Мондый көйсезлек, үзгәрүчән кәеф белән ялгыз калуыгыз ихтимал!

V. Стерва ноталары.

Һәр хатын – кыз холкында “стерва” – дип әйтерлек үзенчәлекле ягы бар. Әмма үзегезнең “юньсез” якларыгызны кавалерыгызга күрсәтү кирәкме?

VI. Туктаусыз зарлану

Әлбәттә, һәркемнең тормышында елыйсы, зарланасы килгән мизгелләр була. Була. Әмма… бу зарлар ешаеп, көннән көн арта башласа, сезнең зарларыгыз беткәнче, кавалерыгызның сабырлыгы бетеп куюы ихтимал.

Тәкъдим ясамыйлармы?

VII. “юрганны үзеңә тарту”

Янәшәгездә яраткан кешегез булуын телисезме? Димәк, сез аның белән идарә итүдән туктарга тиеш.

Бүлешергә

Фикерләр

Ckvkvr фикеренә җавап бирергә   Җавапны бетерергә