Сәгать ничә?

(кул сәгатен ничек сайларга)

Сәгать ничә?

Бәхетлеләр – сәгатькә карамый. Ничек кенә карыйлар әле! Әле алар сәгатьнең иң затлысын сатып ала да, сыйпап кына торалар! Кулында сәгать булган кеше вакытның бер минутын да исраф итмәячәк. Аларга вакытны дөрес бүлеп, карьера баскычыннан тизрәк үрмәләргә сәгать булыша. Кешенең аксессуарларына карап, сез ул кешегә дөрес бәя бирә аласыз. Шуңа күрә, сезгә, сәгать сатып алыр алдыннан, безнең язма белән танышу мәслихәт.

Сәгать сатып алыр алдыннан үз –үзегезгә берничә сорау биреп карагыз.

  • Ничә сумга алырга ниятлисез?
  • Ул сәгатьне кайда, кайчан тагачаксыз?

Стиль турында онытырга ярамый. Сәгать бит кешенең престижын һәм зәвыгын күрсәтә. Шуңа да, сәгать сайлауга зур җаваплылык белән карагыз.

Сәгать ничә?

Спорт һәм актив ял яратучылар өчен махсус сәгатьләр сатыла.

Әгәр сез ир – ат икән, сәгатьне көндәлек тормышка дип сайлагыз. Классик моделен көндәлеккә яраса, ювелир һәм дизайнер сәгатьләр – рәешкә әйбәт. Нәфис затлар зәвыклы сәгатькә өстенлек бирә. Спорт һәм актив ял өчен, әйткәнебезчә, махсус сәгатьләр сатыла. Бу язганнарыбыз – бары тик сәгатьнең тышкы күренеше хакында булды. Әмма, сәгать сайлаганда, тагын бик мөһим кретерийларны онытмаска кирәк.

Сәгать ничә?

I. Механизм. Механизм – теләсә кайсы сәгатьнең иң мөһим өлешедер. Сәгатьнең төгәл эшләве дә, озак эшләве дә аның ышанычлылыгыннан тора.

II. Сәгать корпусы нинди материалдан эшләнүе. Ныклылыгы, чыдамлыгын билгеләүче 5 төрле материал бар. Латунь һәм корыч – иң сыйфатлы материаллардан санала. Аларны иң абруйлы, бәясе әллә ничә мең долларлык марка сәгатьләрне әзерләгәндә кулланалар.

Иң яхшы каплау – ул каплауның булмавы.

Бер баскыч түбәнрәк пластмасса санала. Аннан кыйммәтле сәгатьләр эшләп булган кебек үк, кыйммәтлегә охшатып ясалган сәгатьләр дә очратырга була. Шуңа күрә, пластмасса сәгать сатып аласы булсагыз, аның җитештерүчесенә игътибар итегез. Артык кыйммәт булмаган, әмма чыдам сәгать җитештерү өчен алюминий эретмәсе файдаланыла.

Сәгать ничә?

III. Браслет. Сәгать чылбырын сайлау һәркемнең үз зәвыгыннан тора. Чылбырны сайлаганда, аның дизайнына туры китерергә мөмкин, яисә, нәфис затлар үз зәвыгына туры килгәнне сайлый ала. Яки чылбырның нинди материалдан эшләнүенә карарга да була.

IV. Сәгать каплавы. Корыч яки алтын белән йөгертелгән сәгатьләрдән тыш, башка төр каплаулар еллар үткәч кыршалып, таушалып бетәргә мөмкин. Кытайлар яратып кулланган лаклы каплау – сәгать өчен иң уңышсыз вариант. Иң яхшы каплау – каплавы булмау. Титан, корыч яки латунь белән эшләнгән сәгать отышлы.

Сәгать ничә?

V. Пыяласы. Пыяла – сәгать телләрен саклау чарасы. Сәгать пыяласы өч төрле була; плексиглас(пластмасса); хрусталь(яки утта чыныктырылган пыяла), ясалма сапфир – иң кыйммәтле һәм иң чыдамы.

VI. Сәгатьнең бәрелүгә чыдамлылыгы: кагыйдә буларак, бөтен спорт сәгатьләре бәрелүгә чыдам була. Сәгать сайлаганда, бәрелүгә чыдамлылыгына игътибар итү кирәк, чөнки, әгәр сез сәгатьне көндәлек тагып йөрисез икән, хәрәкәтсез тормасагыз, бәрелү очраклары да булуы мөмкин.

Сәгать ничә?

VII. Су үткәзмәү үзенчәлеге гадәти – су үткәзми торган сәгатьләр – яңгыр яки су чәчрәүдән генә ватылмаячак. Әмма алар белән бассейн, душка керергә киңәш ителми. Су үткәзми торган махсус сәгатьләр сатыла. Андыйларны эзләсәгез, сатучыдан алдан ук сорарга кирәк.

Сәгать сайлау – бик авыр эш. Әгәр сатып аласы сәгатьнең бөтен таләпкә җавап бирердәен сайласагыз, сез һичшиксез отышта булырсыз

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә