Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Кызганычка каршы, бөтен кешегә дә бәхет елмаймый… Балачактан хыялланган һөнәрне үзләштереп тә, яраткан эшендә эшләмәүчеләр дә бар…

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Гадәттә, сайларга туры килә: балачактан хыялланган һөнәрме, әллә әйбәт хезмәт хакы булган эшме… Кемгәдер бәхет елмая – яраткан эшеннән уңа.

Көтелмәгән уңыш

Шатлыгын, күңел кичерешләрен аңлатып бирергә Камиләнең сүзләре җитмәде. Соңгы эше – презентациясен реклама агентлыгында яратып кабул иттеләр. Хәтта заказ бирүче генераль директор соклануын яшермәде. Чөнки, танылу алмаган кечкенә генә фирмага заказ биргәндә, ул үзенең акчасы һәм вакытына куркыныч янавын белә иде. Дуслары киңәш иткәч, әлеге фирманы сынап карарга булды. Инде борчулы көннәре артта калгач, Камиләнең кулын кысып, рәхмәт әйтергә уйлады ул. Күңелсез, эчпошыргыч бер презентация карарга килгән коллегалар да, театральләштерелгән тамаша – шоуга тап булгач, сокландылар, Камилә өчен сөенделәр. Бүгенге презентация Камиләнең уңышлы киләчәгенә, сәләтенә, тырышлыгына реклама булды. Бу презентациядән соң төрле зур фирмалардан акчалы заказлар ява башлады. Камилә төн йокыларын качырган бу кичне еш искә ала. Аның оештыру сәләтенә, режиссерлык осталыгына сокланучылар бүгенгә кадәр күпме тир түккәнен белмиләр шул әле…

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Югары уку йортын әти – әни сайлый

Камилә мәктәптә бик әйбәт укыды. Һәм югары белем алырга ТИЕШлеге көн кебек ачык иде. Ә менә уку йортын сайлый башлагач, нигәдер әти – әнисе финанс – икътисад институтына керергә үгетли башлады. КАМИЛӘ каршы килмәде, ул әти – әнисенең фикеренә хөрмәт белән карый иде. Уңышлы гына имтиханнарын тапшырып, бухучёт бүлегендә белем алды. Ярты ел гаиләдә тынычлык хөкем сөрде. Камилә беренче сессиясен тапшыргач, ярты елдан өйдә яшен яшьнәде. Кичке ашка җыелышкач, сессияне уңышлы “япкан” Камилә:

— Миңа хисапчы һөнәре ошамый! Укуны ташлыйм! – диде.

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Озакка сузылган бәхәстән соң, компромисска килделәр: Камилә шул уку йортының башка бүлегенә күчте. Беркадәр вакыт ул үз – үзенә: мин бик тә кирәкле һөнәр үзләштерәм! – дип, кат – кат әйтсә дә, ямьле җәйнең бер көнендә ул тагын бунт ясады. Әтисенә: “мин бухгалтер да, экономист та булырга теләмим!” – диде. Әтисенең яраткан фразасы әйтелде: “кызык булмаган һөнәр юк. Начар белгеч бар. Һөнәрең кызык түгел дип уйлыйсың икән, димәк, син ул һөнәрне начар беләсең!” Камилә әнисенә дә үз фикерен җиткерергә тырышып карады. Әмма ул, гүя кызын ишетми дә – сүзне гел икенчегә борды. Икенче курсны тәмамлаганда, күңелдә җыелып килгән хисләр ташкын булып, тагын бер кат үзен сиздерде:

— Укымыйм мин ул уку йортында! Көчемне, вакытымны юкка әрәм итү генә бит!.. – диде ул еламсырап.

Язмыш үзе хәл итә.

Өйдә дөньякүләм тавыш чыкты. Әти – әнисе аны институтта калдыру өчен җан талашты. Үгетләүләр тавыш – гаугага, куркыту – янауга күчте. Камилә үз фикерендә нык торганын күреп, әти – әнисе чигенде.

— Ярар, әйдә, бар. Тормышта үз урыныңны эзлә!.. – диде әтисе. – Бел аны, без сиңа эшсез җил куып йөрергә ирек бирмәячәкбез! Укыйсың килмәсә, эшлә. Сиңа без беренче кирәк – яраклар һәм ризык белән генә булышачакбыз. Косметика, зиннәтле алкаларны эшләп тапкан акчаңа алырсың!

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Әти – әнисенең иркә кызы Камилә, авыр сулап, ризалашты. Моңа кадәр ул ни сораса шуны алып биргән әтисе аеруча кырыс тоелды аңа. Хәзер күңел биреп эшләрлек эш табарга кирәк. Очраклылык Камиләгә уңыш булып елмайды: дуслары аны реклама агентлыгына чакырдылар. Хезмәт кенәгәсендә беренче язу: сәркатип – референт. Бүгенгәчә ул моны бәхетле очрак дип саный.

Бервакыт Камлә эшләгән реклама агентлыгына иминиятләштерү компаниясе мөрәҗәгать итә. Иминиятләштерү компаниясенә моңарчы кабатланмаган реклама кирәк. Коллективта барсы да үз фикерен җиткерә.

Яңа гына эшкә килгән Камилә, тартынып кына сүз башлый: әгәр реклама ролигына “Бала һәм Карлсон” мультфильмының фрагментларын куйсак ничек булыр? Анда Балага әнисе: “мин сине бернинди акчага да сатмас идем,” – ди. шул фрагментка без үзебездән: “кеше гомере бәһасез!” – дип өстибез.” Бу тәкъдимне яратып кабул иттеләр.

Баласына ни әйтәсен ул белә…

Беркадәр вакыттан реклама агентлыгы җитәкчесе Камиләне үз бүлмәсенә чакырды. Ул Камиләнең киләчәккә планнарын сорашты, сәләтле, тырыш булуын билгеләп үтте. Ә аннары, көтмәгәндә, иҗади бүлеккә креатив җитәкче итеп билгеләде. Сөйләшү озак һәм ихлас үтте. Камилә үзенең институттан китү тарихын сөйләп, елап та алды. Директор аңа:

— Бәлки сиңа режиссерлык бүлегендә белем алырга кирәк булгандыр? Иҗади фикер йөртүче, талантлы, тырыш, яңа идеяләрең бик күп синең. Ә реклама агентлыгында презентацияләр ясарга, төрле роликлар төшерергә махсус белемле режиссерлар бик кирәк, — диде.

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Камилә сөенеп риза булды. Режиссерлар әзерли торган бүлеккә укырга керергә ниятләп, әзерлек курсларына да язылды. Сәер, әмма бу һөнәрне сайлау турында ул элек бер дә уйламаган иде бит. Сабакташлары сайлаган уку йортында өченче курста укыганда, ул режиссерлык белгечлеген үзләштерүче беренче курс студенты иде.

Камиләнең әти – әнисе дә, үзләренең хаксыз булуын танып, уку белән эшне бергә алып баручы тырыш, үҗәт кызга ярдәм иттеләр. Университетны тәмамлап, диплом алган көнне Камиләгә реклама агентлыгының яңа филиалына җитәкче булырга тәкъдим ясадылар. Оешма җитәкчесе булып эшләү турында кем генә хыялланмый соң?

Камилә тормыш иптәшен дә үзе җитәкләгән оешмада очратты. Реклама агентлыгына рәссам булып килгән Айнур аңа иҗади, тырыш, креатив булуы белән ошады да.

Гаилә корып, балалар турында сүз башлагач, Камилә бик сөенде: тормыш баскычының яңа этабына ул әзер иде инде. Баласына ул:

— Тормышта үз юлыңны тапканчы сабыр бул! Үз фикерең, тырышлыгың булсын. Ә мин сиңа ярдәм итәчәкмен! – диячәк.

Сәламәтлек хакына

Психологлар фикеренчә, эшеңнән канәгать булмау – стресс, депрессия, кризис китереп чыгаручы төп сәбәп. Тормышта үз урыныңны таба алмау – кешенең характерында һәм сәламәтлегендә чагылыш таба. Нерв киеренкелеге йөрәк – кан тамырлары эшчәнлегенең тиз таушалуына сәбәп булса, невроз һәм көйсезлек әйләнә тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне киеренкелектә тота. Үзе сайлаган һөнәрне яратмаган кеше еш кына карьера баскычыннан күтәрелә алмый, вакыт үтү белән үзен кирәксез, уңышсыз тоя башлый. Һәм уңышсызлыкка юлыкканнарның психологиясе травма кичерә. Әгәр таркалган гаиләләрнең аерылышу сәбәбен эзли башласак, гаилә башлыгының тормышта үз урынын таба алмау сәбәпле өйдә еш кына тавыш – гауга чыгарудан икәнлеген аңларга була.

Һөнәр сайлауда ничек ялгышмаска?

Иң мөһиме – үзгәрештән курыкмаска!

Эштән туеп киттегезме? Курыкмагыз. Иң беренче чиратта, үз – үзегезне гаепләп, йокысыз төн үткәргәнче, психологик тест узып карагыз. Бәлки уңышларга ирешерлек башка эшкә сәләтегез ачылыр. Өлкән яшьтәгеләр үзгәреш бары тик яшьләр өчен генә, дип саный. Әмма озак еллар эшләгән эшегезне ташлап, бөтенләй ят өлкәгә кереп китү авыр булса да, күңелегез теләгән шөгыльне сайларга беркайчан соң түгел. Кирәксә, психологларга мөрәҗәгать итеп, үзегездәге комплекслардан арынырга мөмкин. Психологлар күңелегездәге курку, шиктән арынырга, эш эзләгәндә үзеңне дөрес тотарга, үз – үзеңә ышаныч тудырырга ярдәм итүче.

Яшүсмерләргә икеләтә авыр.

Һөнәр сайлаганда тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмерләргә авыррак. 15 – 17 яшьтәге яшүсмерләр үз мөмкинлекләрен бәяләп бетерлек дәрәҗәдә түгелләр. Һәм тормышка карашларын да ачык, төгәл итеп әйтеп аңлату да авыррак әле аларга. Күпчелек очракта үз теләкләре белән түгел, әти – әни йогынтысында һөнәр сайларга мәҗбүр булалар. Ә әти – әни һөнәрнең иң престижлысын сайлау яклы. Нәтиҗәдә, күпчелек үзе теләмәгән өлкәдә белем алып, үзе өчен ят тоелган эштә эшләргә мәҗбүр була. Һәм, күпчелек кеше, үзгәрешләрдән куркып, үзе яратмаган өлкәдә эшләвен дәвам итә.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә