Карт кыз…

яки кияүгә чыкмауның төп сәбәбе

Карт кыз…

Чибәр дә, акыллы да, уңган – булган да кебек, эше дә әйбәт, әмма… әле һаман да кияүгә чыкмаган. Кайберәүләргә шәхси тормышны төзергә нәрсә комачаулый икән соң?

Бу темага психолог Юлия Василькина сөйли:

Стереотиплар

Карт кыз…

Кияүдә булмаган кызлар яшьтәшләренең кияүгә чыгып бала табуына гына түгел, аерылышып өлгерүенә дә борчылалар. “Кемнеңдер инде гаиләсе таркала, ә мин әле дә гаилә тормышына аяк басмаган,” – диләр алар. Без барыбыз да стереотиплар белән, бу исә, үз – үзебезгә ышанычны киметә.

Гиперактивлык

Мәңгелек кәләш дөньясында актив яшәү рәвешен еш очратырга була. “ярый инде шунда” рәтеннән берәр ир – атны очратып, үзенә кирәкчә “әвәләү” максаты белән генә кияүгә чыга күрмәгез. Көчле затлар андый мөнәсәбәтне яратмый. Сезне аңлап алу белән, берничә айдан, юкка чыгу ягын карар ул. Мондый очракта ир – егетләрне ничек бар – шулай (материалны яхшыртырга тырышмыйча,) яратырга, шулай кабул итәргә киңәш итәбез.

Идеал эзләү

Карт кыз…

Таныш фразаны еш ишетәсезме: “кызыклы, яшь егетләр калмады инде.” Бу фикерне әйтүче гүзәл затлар артык таләпчән. Андыйлар, ир – атны белеп бетермәстән, үз яннарыннан куалар. Мондый холыклы туташларга: үз позициягезне кабат тикшереп, кырыс таләпләр куймаска гына кирәк, дияргә кала.

Комплекслар

Үз – үзеңнән кимчелек эзләү – булачак кияүләр алдында аралашырга комачаулык тудыра. Комплекслар белән көрәшергә кирәк. Бу очракта профессиональ психологлар ярдәме таләп ителә.

Карт кыз…

Элек 30 яшендәге нәфис затлар өлгереп җиткән дип саналган: “бальзак периоды” дип аталган бу чор. Ә хәзер “өлгергәнлек бусагасы” – 40 яшьтә. Син бу яшькә җитмәдеңме әле? Шулай булгач, курыкмыйча үзеңне “яшь” дип сана һәм кияүгә чыкмавыңа тамчы да кимсенмә! Димәк, насыйп ярыңны очратасың әле!

Буйдак монологы

Карт кыз…

Гаилә кору – җитди нәрсә,
Ныклап уйларга кирәк.
Көнләшсеннәр яшьтәшләрем,
Зурлап туйларга кирәк.
Ләйсәнгә өйләнә алмыйм:
Кырык яшен тутырган,
Мине көтеп, шушы гомер
Кияү тапмый утырган.
Уңган үзе, оста куллы:
Юа, җыя, пешерә.
Җан эретә тәмле теле,
Шуңа димли күршеләр.
Ә Гүзәлнең гүзәллеге
Исеменнән күренә.
Утыртырга булыр иде,
Туйда табын түренә.
Гүзәлкәем – чибәркәем
Бизәнүдән бушамый.
Аш пешерү дигән шөгыль
Аңа бер дә ошамый!
Их!
Кызлар сайлый –сайлый, дуслар,
Кырык бишкә җиткәнмен,
Биш Ләйсәнне, ун Гүзәлне
Башлы – күзле иткәнмен!
Сәрия Закирова

Син “модница”мы?

Карт кыз…

Экспресс – тест

1. Гардеробыңны еш яңартасыңмы?
A. Әйе, яңа кием яратам.
B. Алай еш түгел, нииди киемем бар, шуны кияргә тырышам.
C. Сирәк кенә сатып алам.

2. Шкафыңда ничә пар аяк киемең бар?
A. Җәйгә ике һәм кышкы аяк киемем бар.
B. Һәр сезонга икешәр пар.
C. Исәбен белмим.

3. Кием өчен күпме акча туздырасың?
A. Киемемне тузса гына яңартам.
B. Үземә акча жәлләмим.
C. Барлык акчам да киенүгә китә.

4. Кешенең киеме кыйммәтме – бәяли аласыңмы?
A. Моңа игътибар бирмим.
B. Әйе, әмма кыйммәтле кием – стиль белән киенгән дигән сүз түгел.
C. Әлбәттә! Барлык бренд фирмаларның киемен таныйм.

5. Ялтыравык журналлар укыйсыңмы?
A. Беркайчан да!
B. Кайвакыт.
C. Әлбәттә укыйм! Мода яңалыкларыннан хәбәрдар булу кирәк.

5 – 8 балл: сине мода артыннан куа дип әйтеп булмый. Бәлки синең өчен соңгы мода белән киенү – мөһим түгелдер. Ә бәлки финанс кыенлыгы кичерәсеңдер. Үзеңне “яратырга, бәяләргә, хөрмәт итәргә” өйрәнергә вакыт түгелме?

9 – 12 балл: син бәлки бик консервативтыр, бәлки бу хакта уйларга вакытың юктыр. Моданың соңгы тенденцияләрен күзәтеп барырга вакытың җитеп бетмиме?

13 – 15 балл: мода – синең өчен дин, син модадан калышмаска тырышасың, вакытыңны, акчаңны жәлләмисең. Бу начар да түгел. Тик… тормышта модадан тыш башка кыйммәтләр барлыгын онытма!

Тестка ачкыч:

1 2 3 4 5
A. 3 1 1 1 1
B. 2 2 2 2 2
C. 1 3 3 3 3

Бүлешергә

Фикерләр

20 Июнь, 2018

Алия

Фикер өстәргә