Интернет танышу

Мәскәү – Казан арасында йөргәндә, юлдашларым белән еш кына төрле темаларга сүз башлый идем. Бер ир – ат үзенең гаиләсе таркалуын, аерылышуны авыр кичерүен сөйләде. Янәшәсендә хатыны утыра. Минем күзләрдә гаҗәпләнүне күргәч, бу минем яңа хатыным, аның белән сайтта таныштык, ди. “Абау, мөслимәләр дә сайтта анкеталар куямыни?” – дим. “Без мөселманнар өчен махсус ачылган сайтта таныштык,” – диде.

Икенче юлдашым – хатын – кыз. Ул гадәти сайтка анкета куйган. Өч еллык тәҗрибәсе белән уртаклашты Илсөяр(исемнәр үзгәртелде – С.З.) ханым.

Интернет танышу

Уңышлы табыш серләре

Интернет тормышны шулкадәр җиңеләйтте ки, хәзер тиң ярыңны табу өчен… урындыктан да торып торасы юк.

Үзләренең тәҗрибәләреннән чыгып, танышу сайтларында “йөргәләүче”ләрне берничә төргә бүләләр.

• Маньяк

Шулай итеп, танышулар сайтында анкета тутырып карарга булдым. Иң отышлы фотомны сайлап куйдым да, Вагнерны тыңлыйм, Кафканы укыйм, дип яздым. Әмма күпчелек өчен бу кызык тоелмады ахыры… минем тышкы кыяфәтем ул кадәр мөһим түгел, ишелеп хатлар килә башлады. Ул хатларның күбесе – мине шаккатырды. Виртуаль маньяклар барлыгын сайттан хатлар ява башлагач аңладым. Мондый категория ирләр бер үк эчтәлектәге хатларны бөтен кешегә юллый.

Интернет танышу

Нишләргә? Мәгънәсез хатны корзинага ташлап, маньякны кара исемлеккә куябыз да, берни укымаган кыяфәт чыгарып, тагын дәвам итәбез.

• Пикапер

Аның да нияте маньяктан әллә ни аерылмый. Әмма ул үзен итагатьле тота.

Интеллигентлы һәм игътибарлы Денис мине үзенә каратты. Аның дуслары компаниясе белән бер кич бергә ял иттек. Аннары кавалер мине өемә кайтарып куярга булды. Һәм юлда кайтканда аның миндә кунып калырга ниятләве ачыкланды.

Нишләргә? Иллюзияләргә бирелергә ярамый! Танышып ике сәгать узганнан соң секс тәкъдим иткән ир – сезнең белән ЗАГСка барып җитәр микән?

• Виртуал

Интернет танышу

Андый ир челтәрдә актив тормыш алып бара. Әмма аның белән язышуның нәтиҗәсе очрашуга алып бармый. Миңа калса, ул “ирекле” түгел. Үзенең элекке мөнәсәбәтләрен җимерергә теләми. Шуңа да сезнең аны очрашуга чакыруыгызга ул һәрвакыт җитди сәбәп табып, юк, — диячәк. Һәм сез аның белән бүген дә, иртәгә дә, бер атнадан, бер айдан соң да очраша алмаячаксыз.

Нишләргә? Очрашулар өмет итмәскә. Бәлки,.. еллар үткәч, үз проблемаларын хәл иткәннән соң, ул сезнең горизонтта пәйда булыр. Әмма,.. әмма… сез аның үткәндәге тормыш иптәше хәлендә калудан курыкмыйсызмы соң?

• Донжуан

Әйе, әйе! Нәкъ шул кеше даими рәвештә сайттан үз анкетасын бетереп тора. Ике айга бер тапкыр. Аннары яңадан пәйда була. Сәлим белән мөнәсәбәтләр дә ике айга сузылды. Миңа карата кызыксынуы кимегәнен сизү белән, сайтта аның яңа анкетасын күрдем. Бу танышуга өч ел вакыт үтте инде, мин аны сайтта еш кына яңа танышы белән очратам. Ике ай саен яңадан “эзләнә башлый” ул. Үзенең бу адымын: тиң ярымны очратмадым әле, насыйбым очрауга, бу сайтларга кермим, дип аңлата.

Нишләргә? Уйланыгыз. Бу егет үз тиңен тапса да, миллионлаган табынучы нәфис затлардан баш тартып, “камыт кияр” микән?

• Сабакташ

Интернет танышу

Ооо, аларны бик күп очратачаксыз әле. Элекке сабакташ, бер курста укыган, бергә эшләгән,.. сайтта регистрация үтүгә, ике атна узмады, көтелмәгәндә минем анкетаны классташым Дамир күреп алган. Аралашу өчен безнең уртак хатирәләр җитәрлек: ул мәктәп сумкасы белән сугышулар, соңгы дәрестән качулар,..

Нишләргә? Аралашырга! Моңа кадәр сабакташлар белән үткәннәрне искә алу тыелмаган иде.

• Дус

Игътибарга лаек ирләр танышу сайтларында да еш очрый.

Камил белән беренче очрашуны ресторанга билгеләдек. Кич буе, озаклап, сөйләшә – сөйләшә ашап – эчтек. Икенче көнне икебез дә ангина белән авырый башладык. Телефоннан бер – беребезгә нинди табиб нинди дару язганлыгын сораштык. Позитив аралашу – мине бик тиз терелтте.

Нишләргә? Ирләрнең бөтенесенә дә шикләнеп карамаскадыр бәлки?

Нәтиҗә ясыйк әле:

Интернет танышу

Танышулар сайтында үз тиңеңне табуга өмет бармы соң? Хыялымдагы ирне мин интернеттан таптым… сайтка анкета тутырып, өч ел үткәч. Бу очрашу – гадәти булды. Минем белән танышып, хат язышкан көнне үк ул үзенең сайттагы анкетасын алып ташлады. “Меңәрләгән виртуаль дусларга караганда, чынбарлыкта бер якын кешем булу миңа бик кадерле,” – диде ул миңа.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә