Дәшмә син!!!

Яраткан кешегезнең дорфа мөнәсәбәтен (хәтта шаярту белән) ничек кабул итәргә?

Дәшмә син!!!

Миңа 26 яшь. Үземнән 12 яшькә өлкән ир белән елдан артык бергә яшибез. Ул гаилә белән яшәп караган кеше, ә мин әле «беренче тапкыр»гаилә тормышына аяк басам. Болай начар да кеше түгел ул… Әйбәт тормыш юлдашы була алырлык… Тик… Аның бер ямьсез гадәтен акылым белән дә, йөрәк белән дә аңлата алмыйм. «Дәшмә син — Хатын — кыз!» — дип дуслар алдында, кибеттә йөрсәк, кибеттә әйтә.Патриарх имеш! Көндәлек тормышта мин аның сүзеннән чыкмаска тиеш, имеш. Мин үзем кырыс холыклы, үз фикеремне өзеп әйтә алам, ләкин… вак — төяк өчен талашып ятасы килми бит. Күптән түгел, сүзгә килеп, бер ай аралашмый да тордык. Аннары бер — беребездән башка яши алмавыбызны аңладык.Минем сөйгән ярымны югалтасым да килми… Ул искиткеч әйбәт кеше.Ә кеше алдында үз — үзен тотышы — аның комплекслары гына. Аңлатырга тырышып та карадым, нәтиҗәсез. Ничекләр генә аңа «кеше алдында мине кимсетмә!» — дип аңлатыйм тагын?

Камилә, банк операторы.

Хөрмәтле, Камилә! Үзегезнең һөнәри тәҗрибәләрегезне искә алыгыз әле. Әйтик, сезгә үзен зурга куеп йөрүче бер тәккәбер ханым килде, ди. Сездән кредит таләп итә. Өстәвен аның кредит тарихы шикле дә. Һәм сез сәгатьләр буе ул ханыма, ипләп, балага аңлаткан кебек аңлатып, кредит биреп булмау сәбәбен аңлатасыз. Манипуляциянең бөтен ысулын кулланып караган кешеяныннан сез борылып китәр идегез. Сез эштә үз — үзегезне кулда тота аласыз. Дөресен әйткәндә, мондый очракта 3 минуттан инде сез аны борып җибәрә ала идегез.

Дәшмә син!!!

Тормыш юлдашыгызның дорфа итеп, халык алдында: «Дәшмә!» — дигән әмеренә, кулларыгызны күкрәккә куеп, «Әйе,хуҗам! Тыңлыйм һәм буйсынам! — дип карагыз әле». Бу әкият!

мсоңгы сүз: Ир — атны да, хатын — кызны да 5 яшьтән соң тәрбиясен үзгәртеп булмый!. Бу — психологлар вердикты. Әмма… кешене ничек бар — шулай яратырга кирәк.

Улыма 30 яшь. Дүртенче ел инде үзеннән 12 яшькә өлкән бер хатын — кыз белән очраша. «Без дуслар гына!» — ди, бәйрәмнәрдә бергә утыралар. Улымның «дусты» әле бер тапкын да кияүдә булмаган. Балалары юк. Улым үзе беренче адымны ясамый — мөнәсәбәтләре киеренкеләнә бара. Әмма араны да өзми. Миңа калса, ул бу «дус»тын газаплый гына — юкка өметләндереп йөрүе дөрес хәлме?

Дәшмә син!!!

Әлфия, 59 яшь.

Хөрмәтле, Әлфия ханым! Сезне ни борчый? Улыгызның буйдак йөрүеме? Оныклар сөясегез киләме? Сезнең хатны укыгач, төрлечә нәтиҗә ясарга була. Улыгыз мөстәкыйль тормышка өлгереп җитмәгән. Ул әле кеше тормышына җавап бирергә, җаваплылыкка әзер түгел. Аның ирекле буласы килә. Җәмгыятьтә, кайвакыт, андыйларны «инфантиль» дип бәялиләр. Борчылмагыз, улыгыз, хатта күренгәнчә, бернинди гайре табигый гадәтләргә ия түгел, начар кешеләр белән аралашмый. Улыгызда бернинди проблема юк. Соңгы вакытта күпчелек психологлар җаваплылыкны үз өсләренә алудан куркып, әнисенең җылы кочагында яшәүче «егетләр»нең еш очравын билгеләп үтә.

Дәшмә син!!!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә