Булганның кадерен белегез!

Күпләрегез, янәшәсендәге үз бәхетен – яраткан иренә, сәламәт балаларына канәгать булмыйча, бай, рәхәт тормышта яшәргә хыяллана. Булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнәсе бар!

Үземне һәрвакыт бәхетсез, уңышсыз дип санап яшәдем. Яши башлаганда ук әллә ничек, җайсыз башланды. Бәхетсезлекнең тирән чоңгылында хис итә идем үземне.

Булганның кадерен белегез!

Мәктәпне уртача билгеләргә тәмамладым – аттестатта өчлеләр күп булгач, югары уку йортына керергә хыялланмадым да. Үзебезнең шәһәрдәге техникумга бухгалтерлык курсларын тәмамладым. Минем дә бит хыялым бар иде – кием дизайнеры булачакмын! – дип хыялланмадыммы? Бухгалтерлык һөнәренә күңелем ятмады. Укып чыккач, бер көн дә эшләмәдем, кияүгә чыктым. Кызыбыз туды. Кеше бәхете өчен кирәк бар нәрсәм дә бар кебек тә,.. Гаиләм, эшләп торган ирем, тупырдап үсеп килгән кызым, шәһәр читендә булса да, ике бүлмәле кечкенә генә фатирыбыз. Кечкенә, дим, чөнки, өйгә ике – өч кенә кеше кунакка килсә дә, өй бер көтү кунак килгәндәй тулып китә, басар урын калмый. Фатир бик иске, күптән инде капиталь ремонт ясалмаган. Ә ремонтка акча юк. Ирем тимер юлда эшли, хезмәт хакы яшәргә җитә, әмма балда – майда йөзәрлек түгел. Мин, декрет ялында вакытта балам белән һава суларга чыккач, байлыктан сыгылып торган кибет киштәләре янына тукталып, озак – озаклап хыялга бирелеп тора идем. Ул заманда бер тартма конфет алу мөмкинлегем дә юк. Катгый экономия режимына күңел күнеп бара.

Ниһаять, кызымны балалар бакчасына бирдем дә, эш эзли башладым. Һөнәрем буенча эш таба алмадым – эшкә кем алсын ди инде, бер тәҗрибәсез бухгалтерны. Базарда сату итеп карадым, супермаркетта ризык тутыручы булып та эшләп алдым… Кая эшләсәм дә, хезмәт хакын бик аз түләделәр, өметләрем акланмады. Ниһаять, мин кондитер фирмасына эшкә урнаштым. Билгеле бер вазыйфам юк, бухгалтериядә исәп – хисап алып барырга да, касса артында эшләргә, товар тәэмин итүчеләр белән аралашу, курьерлык эше… Кайвакыт зур, кыйммәтле тортлар заказ бирәләр иде. Затлы, зур тортларны бай клиентларга илтеп тапшырырга да туры килә иде. Байлар йортына барып, аларның зиннәтле өйләрен күрү, аларның мул тормышларына күз салу белән күңелемдә язмышыма, тормышыма үпкә белдереп кайтам. Тантанага әзерләнгән мул табын, кыйммәтле асылташлар кигән ханымнарга көнләштем. Әйе, көнләштем…

Булганның кадерен белегез!

Үземнең соры, һәр почмагыннан ярлылык кычкырып торган тормышым белән чагыштырып, көнләшеп кайта идем.Үземне тагын да бәхетсезрәк итеп тоя идем. Әмма, тортлар илтүдән баш та тарта алмадым. Азга гына булса да, берничә минутка гына әкияти серле дөньяның бәхетле кешеләрен күзәтергә ярата идем. Барчагызга билгеле “бәхет акчада түгел,” – дигән әйтем гел искә төшә. Иремә үземнең кичерешләремне әйтәм дә, ул:”Аллаһтан курык! Безнең дә тамак тук, сау – сәламәт, баш очында түбәбез бар!” – дия иде. Әмма.. ничек шөкер итим? Затлы ризыклар белән сыгылып торган өстәлләргә сокланып кайтам да, кичке ашка токмач кыздырам…Якты киләчәккә өметләр өзелгән мизгелләр еш булды.

Булганның кадерен белегез!

Бер көнне кондитер цехының хуҗасы үзе тортка заказ бирде. Һәм миңа тиешле адреска тортны илтеп тапшырырга кушты. “Минем күптәнге дустымның туган көне. Аны ел да котларга яратам,” – диде. Ә мин, адреска күз салу белән, шәһәрнең иске йортлары урнашкан районына барасыма.бик гаҗәпләндем. Ә тортны тиешле адрес буенча китергәч, гаҗәпләнүем тагын да арты. Ишелергә торган бик иске генә йортка килдем мин. Караңгы, соры баскычлардан иң югары катка күтәрелгәндә күңелдә мең төрле уйлар иде… Фатир кечкенәлеге белән генә түгел, ярым – җимерек иске җиһазлары белән, өйдәге кешеләр белән гаҗәпләндерде. Өй түрендә тимер караватта хәрәкәтсез бер әби ята, ике бала изелеп беткән диванда уйный. Ә хуҗабикә… Хуҗабикә бәйрәм табыны әзерли. Тирә – юньдә ярлылык кычкырып торса да, хуҗабикә тортны бик бәхетле елмаю белән кулына алып, мине туган көн табынына чакырды. Ул өйдәге хәерчелекне күрми дә, сизми дә кебек иде. Ничек кенә кысан булмасын, алар өендә нур бөрки, алар бер – берсенә яратып карый, бер – берсен хөрмәт итәләр,..

Булганның кадерен белегез!

Эшкә кайтканда, уйларымнан айный алмадым. Күргәннәрем кат – кат күз алдымнан үтте. Гомеремдә бер тапкыр ишек шакыган бу фатирның өй шартларын, хуҗаларын күргәч, тормышка карашым үзгәрде. Үземнең яшьтәшем булган, ялгызы ике бала тәрбияләүче, авыру әнисен карап торучы бер бүлмәле фатир хуҗасы күз алдымнан китмәде. Я, Раббым! Мин әле үз тормышымнан зарланган булам! Шулкадәр оят булды…

Ирем хаклы бит: тормышымнан канәгать булып, булганына шөкер итеп яши белмим икән мин!

Эштән кайтканда, кибеткә кереп, кичке ашка тәм – томнар җыеп чыктым. Гомер буе тиенен тиенгә санап, акча экономияләп яшәп булмас бит! Күңел хакы өчен бәйрәмчә кичке табын әзерлим әле!

Ә табынга утыргач, “мин бит әле бик яшь, читтән торып югары белем алырга бер дә соң түгел, “- дип уйладым. Кычкырып уйлаганмын,.. Ирем дә, кызым да, моны ишеткәч, бик сөенделәр! Бу кичтә мин бәхет – күңел байлыгында булуын, булганга шөкер итеп яшәргә кирәклекне аңладым.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә