Бирнәгә – бала…

Бирнәгә – бала…

Зәвыклы, нәфис зат, югары дәрәҗәләргә ирешкән,.. әмма ялгыз әни. Уңышлары күзгә ташланып торса да, ир – ат андыйларга башкача карый. Ни өчен?

Минем ике танышым бар, икесе дә ялгыз бала тәрбияли. Икесе дә яшь, сылу, булдыклы. Эш аты кебек, җигелеп тормыш йөген тартучылар, балалары ким – хур блмасын өчен, алны – ялны белмичә эшлиләр дә, эшлиләр. Һәм… кияүгә чыгып, бәхетле тормыш турында хыялланалар. Әмма аларның берсенең хыяллары тормышка ашты, икенчесенеке – юк.

Ни өченме? Җавабы гади: беренчесе үзенең ялгыз ана булуын тормышында киртә итеп кабул итмәде. Шәхси тормышына да вакыт табып, үзе белән кызыксынучы ир – атларга баласының уңышларын да сөйләп торды. Сүз арасында, үзенең мохтаҗ булмавын, кемнәндер таяныч көтмәгәнен дә әйтеп куя иде. Икенчесе – беренче ялгышларыннан соң, салкын суны да өреп кабарга өйрәнде. Кыскасы, бәхеткә лаек булса да, өмете сүрелгән иде. Кызганыч, әлбәттә.

Бирнәле кәләш

Аңлыйм да кебек, бала белән яңадан тормыш башлау – җиңел булмаячагын. Ялгыз ханымнарны безнең илдә икенче төрле сортка бүлеп карау да бар бит әле. Әгәр бала белән ялгыз калгансыз икән, бу әле өметсезлеккә бирелергә сәбәп түгел. Дөньяда адекват ирләр бар. Бүген булмаса, иртәгә сезне аңлап, сезнең хәлегезгә кереп, тормыш дилбегәсен үз кулына алырлык ирләрне очратырсыз. Чынлыкта, балалы хатын – кызга баласыз кызларга караганда, тормыш юлдашы сайлау җиңелрәк. Беренчедән, ул тәҗрибәлрәк, һәм ир – ат белән аралашудан ни көтәргә тиешлеген белә. Икенчедән, ул баласының фикеренә дә колак салачак, димәк, өйгә теләсә кемне кертмәячәк, дигән сүз.

Һәм балалы ялгыз ханым янына теләсә кем якын да килми әле. Беренче “ым”нан ук җаваплылыктан куркып качачак ул теләсә кем. Бала бит икеләтә җаваплылык дигән сүз. Әгәр ир – ат авызыннан “бала ияртеп кияүдән кайткан”, дигән сүз чыга икән, андый “көчле зат” белән аралашып вакыт та уздырасы юк. Хушлашу ягын карарга киңәш итәбез.

Әгәр ир кеше ялгыз хатын – кыз белән җитди итеп кызыксына икән, ул аның балалы булу фактын тыныч кабул итәчәк. Ул ир – ат балалы ханымнан гап –гади чыгарылыш сыйныфы укучысын күрми, шулай ук баланы проблема итеп кабул итмәячәк. Ул үзенә ошаган хатын кызның матурлыгы, акыллы булуы, әйбәт холкы янында баласын да күрәчәк. Әмма бер “әмма” бар.

Бирнәгә – бала…

Комплекслы адым

Минем бик күп танышларым балалаы хатынга өйләнде. Алар әни һәм баланы аерып карамыйча, бербөтен итеп кабул итте. Бу – типик ирләр.

Әгәр хатын – кыз журнал тышлыгына куярдай чибәр, зифа буйлы, өстәвенә баш –аягы белән фән дөньясына чумган, ә баласы психологик тайпылышлы, чит кеше телефонын тәрәзәдән ата икән, андый “бербөтен” балалы ханым янында хәтта корыч нервлы ир – ат та озак тоткарланмаячак. Һәм киресенчә, баласы фәрештә кебек булса да, әнисе туктаусыз тавыш – гауга чыгара икән, ир –ат андый ханым янында да яшәп калмаячак.

Бирнәгә – бала…

Киндер – сюрприз түгел

Тормышта төрлечә була: ялга барып, очраклы очрашу, яки әти – әнисеннән рөхсәт сорап та, очрашудан да бала туарга мөмкин. Әмма баланы яшереп куеп булмый. Бары тик вакытның бер өлешен бала тәрбияләүгә бүлергә туры киләчәк. Очраклы очрашкан ир – атның юкка чыгуына күнәргә. Димәк, бу очраклы ир – атка әти – әнисе җаваплылыктан качарга ярамагалыкны аңлатмаганнар. Җаваплылыктан качып, тәрбиясезлек күрсәткән “көчле” затлар адым саен булганга, ялгыз тормыш йөген тартучы аналар да еш очрый.

Беренче очрашуда ук кавалерыгызны бала белән таныштыру кирәкмәс. Башта ир – ат балалы булуыгызга күнсен, өйрәнә торсын. Атна – ун көн аралашкач, балагыз белән таныштырып торырга кирәкме икәнен аңларсыз. Әмма озакка сузмаска кирәк: кайчан таныштырасың безне, бала хакында бик күп сөйләдең бит? – дияргә мөмкин.

Бирнәгә – бала…

Бала белән чит ирнең беренче очрашуы – сезгә киләчәк өчен нәтиҗә ясарга да мөмкинлек бирәчәк. Әгәр бала чит кешегә уенчыгын бирә, аныңкулыннан тотып, җитәкләп ала һәм ышаныч белдерә икән, бу – әйбәт фал. Андый бала чит ир – атны, ирексездән, әти “роленә үзе кертә.” Кайбер ир – ат болай танышканда югалып та кала. Әти булу перспективасын аңлап алу өчен мөмкинлек. Ялгыз анага бала белән ир – атның мөнәсәбәтен күзәтеп, бала тәрбияләүне уртак шөгыльгә дә әверелдерә.

Танышу сайтыннан тормыш юлдашы эзли торга ялгыз ирләрнең 24% -ы хатын – кызларның анкеталарын өйрәнеп тә тормый. Ә 12% ир – ат кына балалы хатыннарга өйләнә.

Бирнәгә – бала…

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә