Бәхет үзе эзләп таба

(бер мәхәббәт тарихы)

Бәхет үзе эзләп таба

18 дә кем генә мәңгелек мәхәббәт турында хыялланмый? Әмма мәңгелек мәхәббәт язмыш сынавына әверелсә?..

Сынауларда сыгылмаска кирәклекне белә инде Лилия! Ачы сынау аша аңлады.

Лилиянең Рөстәмгә ияреп Венага китәсе килмәдеме? Сөйгәненең киләчәк карьерасын төзешергә күңел биреп тырышты. Рөстәмне Венада көтеп торыр кешесе юклыгын белсә дә, күңеленең иң яшерен почмагында: “бәлки бергә китәрбез”, — дигән хыял яшәде. Кадерлесе өчен барысын да эшләргә әзер Лилия төннәр буе аңа кирәкле кәгазьләрне әзерләде, аң юл биштәре тутырды. Аның өчен яшәде. Аз гына хезмәт хакына, ул ашасын диеп, затлы ризыклар алды. Бергә китмәсәләр дә, Рөстәме белән вакытлы аерылышу аларның сөюен тагын да ныгытыр, дип юанды. Соңгы минуткача, менә – менә, Рөстәм өйгә кайтыр да, өстәлгә ике кешелек билетлар куяр сыман тоелды…

Тәмле төш

Бәхет үзе эзләп таба

Әлбәттә, бу мәшәкатьләр Лилияне арытмады. Ул сөенеп сөйгәненә ярдәм итте. Рөстәмгә, “тулай – торак бүлмәсеннән безгә – фатирга күч,” – дип тәкъдим ясаган мизгелләрен әле дә хәтерли. Коммуналканың кечкенә бүлмәсе дә – тулак торактан кулайрак инде. Рөстәм ризалашканда бәхет кошы тоткан кебек шатлануы, сөйгәненең янәшәдә булуын бер могҗиза итеп тоюы! Лилия белән Рөстәм танышканга әле ярты ел гына, әмма чибәр, акыллы егетнең үзенә гыйшык тотуына никтер ышанып та җитәсе килмәде аның. Лилиянең дуслары Рөстәмне сөйкемле,дип бәяләде. Әмма бәяләмә шуннан ары узмады. Ә Рөстәмнең кино йолдызларыдай чибәрлектән тыш мәзәк яратуы, телгә осталыгы, хәтере шәп булуы!… Университетның иң әйбәт студенты дип саналуы юкка түгел бит! Рөстәм киң далалы Башкортстан якларыннан килгән. Ә Лилия башкалада үскән. Башкаланың нәкъ үзәгендә бер тарихи бинада яши. Лилия Университетта укымый, дәүләтнеке булмаган бер институтта белем ала. Аның әти – әнисе дә гади эшчеләр. Хәтта үзләренең машиналары да юк. Ә менә Рөстәмнең әнисе улына даими акча җибәреп торуы да Лиля идеалының портретына шәп штрих сыман тоела. Лилия үзе корректор булып акча эшли. Үзенең бу эшеннән оялып та йөри. Зарланырга яратмый ул. Янәшәсендә сөлек кебек ир – ат булуы иң зур бәхет бит. Лилия өлешенә тигән көмешен “эшләп алырга” тырышты. Арыса да, үпкәләшкән мизгелләре булсалар да, ул Рөстәм өчен яшәдә, аңа баш иеп.

Рәстәм Лилиянең кайгыртучанлыгын аңлады, аңа сокланды. Әмма ул аның белән чәчләрен чәчкә бәйләргә ашыкмады. Бер гаилә сыман яшәсәләр дә, Рөстәмнең күңеле гел тулай торакта иде – укудан соң гел шунда ашыкты. Университет, ир – егетләр компаниясеннән тыш анда аны бер кыз көтә бит. Лилия бу хакта белми. Башына да китерми. Рөстәм үзенең серле дөньясын Лилиядән яшереп йөри. Лилиянең җылы рәхәт өенә кайтып керү, аның авызыннан: “син башкаларга охшамаган! Син иң камил кеше!” – дигән сүзләрне ишетү Рөстәмгә ошый иде, әлбәттә.

Уяну

Бәхет үзе эзләп таба

Австриягә бер елга укырга бару тәкъдимен Рөстәм икеләнүсез кабул итте. Лилия хакында уйламаска тырышты: нинди гаилә ди инде ул? Лилиягә 19, миңа нибары 23 яшь!? Карьера баскычына аяк баскан мәлдә кулларны гаилә белән богаулап куярга кирәкме? Лилия сөйкемле, сүз юк.. Әнә шундый уйлар белән Лилия янына ашыкты Рөстәм… Араларны өзеп, бу мәхәббәт тарихына нокта куяр вакыт җитте.

Ә Лилия сөйгәненә иң зур серен ачарга җыена иде. Сөю бакчасының бөреләнеп килгән җимешен белми иде әле Рөстәме. УРТАК БАЛА булыр дип башына да китермәгән иде Рөстәм. Лилия, нәкъ бер ай элек, үзендә барган сәер үзгәрешләрне тоеп, табибка юл тотты. Шатлыгын Рөстәменә әйтергә генә кыюлыгы җитмәде…

Хатын – кызлар консультациясеннән канатланып очып кайта да, бусагадан атлау белән, кыюлыгы юкка чыга Лилиянең. Рөстәме дә шатланыр! Балалар турында мәзәкләр укып, бергәләшеп көлешкәннәре дә бар, урамда нәни балалар күрсәләр дә, икәүләшеп сокланалар иде. Рөстәме идеал әти булачак! Һичшиксез! Әмма… Рөстәм кунарга кайтмады… Шалтыратты ул. Лилиянең ШУНДЫЙ зур яңалыкны телефоннан әйтәсе генә килмәде. Төн йокламый яңалыкны ничек әйтү турында уйлады. Рөстәмен белә ул, очсыз мелодрамаларны яратмый аның сөйгәне…

Бәхет үзе эзләп таба

Нихаять, ул килде. Кисәк кенә ишекне ачты да, өс – башын да салып тормыйча, түргә узды. Бу көннәрдә юлга чыгасын әйтте. Бер айдан түгел, берничә көннән. Төн буе көзге каршына басып яңалыкны әйтергә өйрәнгән Лилиянең йөрәге аяк табанына төшеп киткәндәй булды.

— Ничек? Ә мин? Ә без? – диде ул ярымпышылдап.

Сценарийдан читкә китеп, сүзләрен бутап, үзен нәни баладай хис итеп, Рөстәменә йөкле булуын әйтте. Киеренке тынлык озакка сузылды. Көтелмәгән яңалыктан Рөстәм дә югалып калды. Сөйгәне, бердәнбере, иң кадерле, иң – иңе Рөстәмнең тавышы кырыс тоелды Лилиягә:

— Бу “күңелсезлек”тән котылу чарасын карарсың дип уйлыйм! Борчылма, акчасын бирермен.

— Нинди күңелсезлек? Безнең баладан котылыргамы?

— Сиңа нинди бала тагын?!? Бу бит проплазма кисәге… Аңламыйсыңмыни? Ул балаң белән бу “оя”да яшәмәкче буласыңмы? Башың белән уйлап яшәргә өйрән башта!

Бәхет үзе эзләп таба

Лилия уйларга да, аңларга да теләмәде. Рөстәм китеп барды. Ерак сәфәргә чыгып китәсе көнне Лилиягә конверт белән акча кертте дә, аның алсуланган битеннән үбеп: “акыллы бул!” – диде. Лилия Рөстәмгә чит кешегә караган кебек карады. Әмма Лилиянең күңелендә бер рәхәт тынычлык иде. Аның тормышындагы күңелле вакыйганы күңелсезлеккә санап, баладан котылырга әмер бирүче юк хәзер.

Бу тарихның азагы

Бәхет үзе эзләп таба

Гайбәтләрдән, бетмәс киңәшләрдән котылу өчен, Лилия авылга кайтып китте. Тиешле вакытында тупырдап торган кызчыгы дөньяга килде. Лилиянең әти – әнисе сөенеп бала сөйделәр. Эштәге хезмәттәшләре балага кирәк –яраклар бүләк итте. Ә менә Венадан бер хәбәр дә юк иде.

Бер елдан Лилия яшәгән коммуналкадагыларга фатир бирделәр. Лилияләр ике бүлмәле фатирда бәби туе белән өй туен гөрләтеп үткәрде.

Бервакыт, бергә бер катта, күрше генә булып яшәүче ир – ат Лилиягә бала коляскасын күтәреп төшәргә булышты. Озакламый ул кеше Лилия тормышында, Лилия гаиләсендә иң зур терәк – таянычка әверелде. Алар ике кыз тәрбияли хәзер. Тормыш юлдашының ике бала белән идәндә рәхәтләнеп уйнаганын күзәткәндә, Лилия еш кына үз – үзенә бер генә сорау бирә: “Бу бәхеткә мин ни өчен лаек?”

Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Үз фикерләрегезне комментарийларга языгыз)))

Бәхет үзе эзләп таба

Бүлешергә

Фикерләр

5 Март, 2020

Алла

12 Март, 2020

Михаил

Фикер өстәргә