Шифа

Салкын тиюдән саклану

Көздән кышка аяк басканда, авырып китү шансы икеләтә арта. Без сезгә вируслардан саклану юлларын әйтербез. Һәм инфекция эләктергән булсагыз, нишләргә кирәген аңлатырбыз.

Компьютер синдромы

21 Октябрь, 2019

Компьютер синдромы

Вакытыннан алда җыерчыклар пәйда булу, буыннар сызлау, күзләр чәнчү – боларны булдырмас өчен заманча технологияләр тәүлек әйләнәсе эшләп торган мохитта нишләргә?

Авырлыктан котылып, стрессны җиңү

Көзге күңел төшенкелеге, стресс аппетитны уята. Нерв киеренкелеген бетерү өчен, серотонин дигән күтәренке кәеф гормоннары эшләп чыгарырга сәләтле азык – төлек ашарга киңәш ителә. Болай сез бик тиз тынычланырсыз һәм тамагыгыз да тук булыр.

Урта яшьләр кризисы

Андре Моруа фикеренчә, иң авыр “Күчеш чоры” – утызбиш яшьтән кырык бишкә кадәр. Кайберәүләр бу чорның үткәнен сизми дә кала, ә күпләр гомернең бу өлешен миналы кырда йөргән кебек яши. Психологик һәм физик дискомфортта.

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Тавыш турында фән чынлап та бар: аудиология дип атала. Аның максаты –кеше организмына тавыш йогынтысын өйрәнү. Чынлыкта – тавыш бик мәкерле әйбер. Без тавышка игътибар итмәсәк тә, компьютер гөжелдәве, транспорт шау –шуы – акрынлап сәламәтлекне какшата икән.

Салкын тиюдән саклану

>Россиялеләрнең 94 % — ы авырган килеш эшкә йөри. Моңа акча җитмәү һәм хасталаган хезмәткәрнең вазыйфасын үтәргә коллективта башка кеше табылмау сәбәпче.

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Елның иң караңгы көннәре башлана,.. бусагада кыш фасылы. Урамдагы үтәли җил, салкын һава тәрәзә аша күңелне өркетә. Кыш башланыр алдыннан организм да фасыллар алмашынуын авыр кичерә. “Үз өем” журналындагы җылылык, сихәт бөркеп торган гап гади киңәшләр сезне суык тиюдән һәм күңел төшенкелегенә бирелүдән саклар.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Безнең кәефкә, хәл – әхвәлебезгә бик күп эчке һәм тышкы факторларның йогынтысы зур. Көз фасылының депрессиясе, хәлсезлек сәбәбе – авитаминоз.