Китап киштәсе

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

1955 елда Октябрь(хәзерге Нурлат) районы Колбай Мораса авылында тудым. Авылда 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педучилищесына укырга кердем.

Эльвира Сафина

3 Июнь, 2020

Эльвира Сафина

Эльвира Ирфат кызы Сафина КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлый, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура үтә, кош атамаларын тирәнтен өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясе яклый.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Кичә түгел, бүген түгел, иртән түгел, кич түгел, ерак-ерак бер басуда кар бөртекләренә күңелсез булып киткән. «Көннәр буе гел бер урында утырабыз бит, ә!» – дип шаулаша башлаганнар алар. Аеруча кышның беренче көннәрендә үк яуган кар бөртекләре зарланган.

Галләмова Гүзәл Ибраһим

Галләмова Гүзәл Ибраһим кызы, әдәбият дөньясына, Куйбышев сусаклагычы төзелү белән бәйле булган ил вакыйгаларын үзе туып үскән Имәнкискә авылының (Лаеш районы) шул чактагы көнкүрешен тасвирлаган, бик күпләр яратып укыган “Ялгыз көймә” повесте белән килеп керде. Аңарчы “Татарстан яшьләре” “Безнең гәҗит”, “Шәһри Казан” газеталарында тирән эчтәлекле мәкаләләре белән танылып өлгергән иде инде. Гүзәл ханым ике дистә […]

Залия Нуриәхмәтова

Үзем Татарстанның Нурлат районы Киекле авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә киттем. Кешене ризык йөртә диләр бит… Шушында укыдым, шушында эшләдем һәм хәзергесе көндә дә Мәскәүдә яшим.

Гөлнур Айзат

21 Апрель, 2020

Гөлнур Айзат

Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә – башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде…

Гөлнур Айзат

13 Апрель, 2020

Гөлнур  Айзат

Маринаның терапия бүлегендә бүген беренче эш көне. Зифадан сменасын кабул итеп алганда, авыруларның вакытлыча ачылган карталарын барлап алды да, “Кәгазьгә караганда үз күзләрем белән күрү артыграк”

Кызлар җыры

6 Февраль, 2020

Кызлар җыры

Мин, Әблиева Люция Мәснәви кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туып үстем. Югары белемле хокук белгече. Мәктәптә укыган, студент елларында шигырьләрем район гәзите битләрендә дөнья күрде. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортостан матбугат басмаларында шигырьләрем, проза әсәрләрем басыла.