Замана баласы

Замана баласы

Принц, принцесса сыман киенгән балалар адым саен. Бәлки аларның әниләре балачакта курчак уйнап туймаганнардыр?

Җиде яшьлек Гүзәл кибет киштәсендәге итәккә үрелә:

— әнием, кара әле, нинди матур! Әйдә алыйк әле! – дип ул бөтен кибетне яңгырата.

— кызым, синең итәкләрең бик күп бит! Әйдә без сиңа фломастер алабыз, — ди әнисе.

— бу итәкне кисәм, мин иң матуры булачакмын! – ди Гүзәл.

Замана баласы

Кыз балалар курчак белән уйнаганда, иң беренче алар курчакны киендерә. Матур бала яраткан әнисе өчен нәкъ менә шул балачактагы курчак сыман. Ә бит үз балагызны иң – иң матуры итеп күрәсе килә. Бик күп тәрбия китапларында “үз балагызны мактагыз!” – диелгән. БАЛАНЫ НИЧЕК МАКТАРГА соң? Күпчелек ата – аналар баласына елмаеп карап, соклануларын белдерәләр. Шул рәвешле балада үзенә карата ышаныч арттырырга телиләр.

Барби кебек

Һичшиксез, баланы мактарга кирәк. әмма, баланы шәхес итеп тәрбиялим дисәгез, аның күңеленә игелек, изгелек, әдәп – әхлак кагыйдәләрен сеңдерергә кирәк. әгәр балагыз кием – салым һәм тышкы кыяфәткә күбрәк игътибар итә икән, аңа “матурлык бәхетле булуның төп шарты түгеллеген” аңлатыгыз.

Замана баласы

“Снежная королева” әкиятендәге, Пушкинның әкиятендәге көзгегә сорау бирүче патшабикәне исенә төшерегез. Алар чибәр булсалар да, үзләрен яраттыра алмыйлар. Димәк, эш матурлыкта гына түгел.

Безнең балалар үзләре аша бик күп мәгълумат агымын үткәрә. Матурлык һәм уңыш кануннарын үтәргә мәҗбүр итә торган җәмгыятьтә яшиләр. Бала табигый рәвештә кемгәдер охшарга тырыша. Һәм үзенә өлге, үрнәк итеп әйләнә тирәдәгеләр арасыннан кемнедер сайлый. Һәм ул “кемдер” ялтыравык, буш кеше булырга мөмкин. Телевидение, компьютер уеннары, заманча уенчыклар – һәр буынның үз герое. Ул геройлар тыштан гына түгел, эчке дөньясы белән дә матурмы соң?

Замана баласы

Балага матур тышкы кыяфәт озын гомерле булмавын аңлатырга кирәк. Мода үзгәреп тора, кешеләр картаялар, һәм бу табигый күренеш. Барби курчагы бик матур, әмма ул елмая белми, әнисенә ярдәм дә итә алмый, пластилиннан уенчыклар да әвәли алмый. Ялтыравыклы матур журнал тышларындагы күренекле шәхесләрнең фотолары, ТВдәге реклама роликларын уйнаучыларның матурлыгы өчен бик күп кеше тырышлык куйганлыгын аңлатырга кирәк. һәм көндәлек тормышта бу шәхесләр фотодагы кебек үк матурлыкка ия түгеллеген аңлатыгыз.

Нәрсә сатып алырга?

Замана баласы

Әлбәттә, баланың ничек киенгән булуын карап торырга кирәк. кием сайлаганда баланың фикеренә колак салырга тырышыгыз. Әниләрнең бурычы – баланы мәҗбүриләмичә генә аңарда зәвык тәрбияләү. Һәм баланың киеме сезнең социаль дәрәҗәгезне күрсәтү өчен түгел, ә яшьтәшләре арасында таләп ителгән нормаларга туры китереп сайланыла.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә