Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр

Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр

Барлык киңәшләр дә бер үк дәрәҗәдә файдалы түгел. Берничә фразаны ишетмәс өчен, балалар колакчыннарын киеп, көй тавышын катырак ачып куя.

Эшеңне җиренә җиткереп эшл Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр
Замана яшьләре бөтен нәрсәгә өлгерә. Аларның проектлары кызыклы, заманча. Клиентлары канәгать, төшке ашлары тәмле, өйләре җыелган, буй – сыны спортсменнарныкы кебек,.. без санап ардык, сез – укып. Ә шул таләпләрнең барысын да үзегез үтәп карагыз әле! Һәм җиренә җиткереп үтәгез! Уңышлы карьерасы булган идеаль яшьләр, гаиләсендә бәхеткә тиенгән булса, һәм, әлбәттә кулинария өлкәсендә шедеврлар тудырып та куя торганы — бары тик ИНСТАГРАМда гына ЯШИ!.. Яки андый кеше әти – әнинең фантазиясендә генә! Бер максат билгеләп, шул максатта күпләр өчен үрнәк булып тор. Максатыңа ирештеңме? Приоритетыңны тагын бер карап чык.
30 тулганчы кияүгә чык Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр
Нормаль егет –кызларны күптән “чүпләп” бетерделәр. Очрашып йөргән егетең белән кайчан ЗАГСка барасың? Ничек тизрәк гаилә корсаң, шулкадәр яхшырак! Әнә, дусларыгыз туйга бүләк алып куйган,.. Пенсильвания университеты социологлары 30 дан соң гаилә коручылар арасында аерылышучылар саны азрак, дигән нәтиҗә ясаган. 20 яшьлекләр арасында тормыш юлдашың синең 1 стакан йогуртыңны эчеп куюы да зур тавыш – гауга чыгарырга мөмкин икән. Әмма, яшь барган саен, мондый ызгыш – талашлар кими – бу факт.
Күңел ачып йөрүдән тукта Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр
Кичке уеннар – бу начар. Кич соңга кадәр йөргән дуслар яхшылыкка өйрәтми. Ялларны туганнар белән дачада уздыру, яки сәүдә үзәкләренә бергәләшеп бару кирәк. яки өйдә утырып, “Урал пилмәннәре”н кара, һичъюгы. Аралашу, фикер алышу – уңыш нигезе. Син Меган Маркл кебек чибәр, Опра Уинфри кебек акыллы булырга мөмкинсең. Әмма… аралаша, үз фикереңне әйтә белмәсәң, тормыш юлдашы табу да, гаилә кору да бик авыр булачак.
Бер һөнәрне гомерлеккә сайла! Әти –әниләр “онытырга тиеш” киңәшләр
Фәлән абыеңнан үрнәк ал! Ул фәлән еллар университетта белем бирә! Хезмәт хакы “фонтаннан атмый”, әмма аңа исем, отчествосы белән эндәшәләр. Оксфорд галимнәре ачыклаганча, 20 елдан бик күп белгечлекләр юкка чыгачак. Һәм даимилек хәзер аксиома түгел. Бер хезмәттә гомер буе эшләүчеләр һәм бер ир белән гомер азагына кадәр бергә яшәүчеләр – сирәгәя бара.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә