“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Кызымны бакчадан алырга килгәч, бер әнинең сүзләренә аптырап калдым. “Ә син нигә авыз күтәреп елап торасың? Эченә тибәргә иде!?” – дип “тәрбия”ләде ул кызын. Бу вакыйгага дистә еллар үтсә дә, никтер гел истә. Уен мәйданчыкларында балалар уенчык бүлешкәнне күзәткәнем бар. Бер малайның әнисе: “синең белән бүтән урамга да чыкмам инде, уйный белмисең! Сугыш чукмары!” – дип, улын өенә алып кайтып китте. Балалар сугышса, нишләргә? Педагог – психолог Наталья Клюшкина киңәшләренә күз салыйк әле.

Әйләнә –тирәгә мөнәсәбәтләреннән кешеләрне ике төркемгә бүлергә була: акула һәм дельфиннар. Беренчеләренә – көндәшлек, көнчелек, индивидуальлек хас булса, икенчеләренә исә – хезмәттәшлек, теләктәшлек хас. Балагыз кайсы төркемгә керүен ачыклыйк башта.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Кечкенә акуланы “сдача” бирергә өйрәтәсе дә юк. Ул инстинкт дәрәҗәсендә, табигатьтән аңа бирелгән була. Киресенчә, нәни “акула”ны кеше хәленә керә белергә, кызганырга өйрәтергә кирәк. Әти –әнисе тарафыннан башкаларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләнмәсә, андый бала кеше рәнҗетеп, сугыш башларга сәбәп кенә эзләп торачак. “Акула” – балаларны компромисс, алтын урталык табарга өйрәтергә кирәк. Әйләнә – тирәгә агрессив мөнәсәбәтен киметергә, конструктив аралашу җаен аңлатырга тырышып карагыз.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

“Дельфин”нар белән азрак катлаулырак. 5 – 7 яшендәге теләсә кайсы бала өлкәннәр(бигрәк тә әти -әнисе) фикеренә игътибар итә. Хәзер күз алдыгызга китерик: “дельфин”нар гаиләсендә “дельфин – бала” тәрбияләнә, ди. Андый баланың “мөнәсәбәтләрне ачыклау”, гаделлекне яклау өчен сугышу һәм көч куллану тәҗрибәсе бөтенләй дә юк. Өстәвенә, ул бала катлаулы сорауларны хәл итү өчен компромисс эзләү юлын табу тәҗрибәсен гаиләдә ала алмый. Өлкәннәрдән: “сугышу, тавыш –гауга чыгару – начар,” – дигән сүзне еш ишетергә туры киләчәк аңа. Мондый баланы “яклаусыз” дип әйтеп буламы? Юктыр, мөгаен. Чөнки аның канына буыннан буынга күчкән “ачык күңеллелек” сеңгән. Ул куркудан яки көчсезлектән генә йодрык селтәнми, ә конфликтны тыныч кына, компромисс юлы белән чишүне хуп күрә.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Кайбер ата –аналар, спортның сугышлы төрләренә(каратэ, бокс, һ.б.) йөртеп, баласында үз – үзен яклау сәләтен ачылыр, дип уйлый. Кызганычка каршы, бу дөрес фараз түгел. Холык, дөресрәге, психотип – балага туганда ук бирелә. Һәм баланы: көч кулланып кына барлык проблеманы хәл итеп була, дип өйрәтергә кирәкми. Спорт балада үз – үзен контрольдә тоту, ихтыяр көче, экстремаль ситуацияләрдә игътибарны тупларга өйрәтә.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Әлбәттә, әти –әнинең баланы олы тормышка әзерләүдә рольләре зур. Әмма, бала белән әле килеп тумаган яки күзгә ташланып тормаган проблеманы күпертеп, вакыйганы узарга ашыкмагыз. Алдан хәл итмәгез. Балагыз мөстәкыйль хәл итеп карасын. Бу – аның үзе – мөстәкыль чишкән проблемасы булачак.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Балагызны тәртипкә өйрәтү серләре:

  • Баланы үрнәк күрсәтеп тәрбияләргә була. Өйдәге чисталыкны, тәртипне күреп үскән бала – җыйнаксыз булмаячак.
  • Өй җыештыру – мәҗбүри булмаска тиеш. Иң яхшысы – уен рәвешендә. Ә менә җәзалау алымы итеп өй җыештыртсагыз, ул балада чисталыкка нәфрәт тәрбияләнүе бар.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

  • Берәр эш кушканда, балага әйткән конкрет бирем аңлаешлы булырга тиеш. Әйтик, “уенчыкларыңны җыештыр,” – дигәнче, “шакмакларны менә шушы тартмага тутыр,” – дип әйтсәгез, бала сезнең биремне тизрәк һәм төгәлрәк үтәр.
  • Яхшы стимул итеп, өй җыештырганда, берәр якты әйбер: алъяпкыч, нәни соскыч һәм башка балалар кызыктырырлык әйбер куллана аласыз.

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә