Әни хаталары

кочакка сыймастайны колачларга тырышмагыз!

Ярату һәм кайгыртучанлык – бала тәрбияләгәндә иң беренче менә шулар кирәк.

Әмма… ялгышлар, хаталарсыз гына булсын иде.

Психолог Юлия Василькина киңәшләрен тәкъдим итәбез.

1 хата:

Әни хаталары

Теләсә нинди капризын үтәү – әни баласының теләсә нинди үтенечен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үтәргә әзер! Үз эшләре, сәламәтлеге, үз хыяллары “аннары”га чигерелә. Ни өчен шулай? Баласына “юк!” – дип әйтергә куркудан. Сабыеның үтенечен кире какса, бала күңеле төшәр, психологик травма алыр, дип куркудан.

Нәтиҗәдә: бала мөстәкыйльлекне ни икәнен белмичә үсәчәк. Яки “өй тираны”на әверелергә мөмкин. Ул, үскәч тә, үзенең бөтен максатларына ирешү өчен тирә – юньдәгеләрне корбан итәргә мөмкин.

Киңәш: үзегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез. Үз кызыксынуларыгызны, үз теләкләрегезне читкә этеп куймагыз. Һәрвакыт, бала капризлана башласа, үз – үзегезгә сорау бирегез: “бу әйбер балама кирәкме? Әллә бу үтенечен үтәми калсам да ярармы?”.

2 хата

Әни хаталары

Хаталанудан курку. Әгәр, ана балага кычкыра икән, ул үз – үзен гаепләп, хәтта “мине балалар янына җибәрергә ярамый” – дигән нәтиҗә ясап та куярга мөмкин.

Нәтиҗәдә: әнисенең үзен гаепле хис итүен бала аңлап ала икән, ул манипулятор – балага әверелергә мөмкин.

Киңәш: иң яхшысы – үзегезнең кылган гамәлегезне тыныч кына анализлагыз. Һәм башка вакытта эмоцияләрегезне йөгәнләбрәк эш итегез.

3 хата

Әни хаталары

Барысына өлгерергә тырышу: еш кына әни кеше “балага җитәрлек дәрәҗәдә игътибар, наз бирәмме икән?” – дип уйлана. Бала тәрбияләү турындагы журналларга күз салып, андагы бөтен киңәшләрне җиренә җиткереп эшләргә тырыша.

Нәтиҗәдә: әни кеше мәгълумат диңгезенә чума, башлаган эшен азагына җиткереп бетерергә өлгерми.

Киңәш: кочакка сыймастайны колачларга тырышмагыз! Бала өчен кызык һәм мөһим булганын гына сайлап алырга кирәк.

4 хата

Әни хаталары

Идеал бала! Минем балам бер кимчелексез булырга тиеш – акыллы, җитез, итагатьле, укымышлы,.. һәм.. иң күңелсезе – баланың үз яшенә туры килмәслек таләпләрне үти алмавы. Яки үзенчәлекле холыклы бала булуы да мөмкин. Әни кеше үз баласының үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен күрә белми.

Нәтиҗәдә: ана белән бала арасында мөнәсәбәтләр шул дәрәҗәдә киеренкеләнә ки, хәтта бала, үсеп җиткәч, әнисеннең барлыгын да онытырга мөмкин.

Киңәш: Балага кызык тоелган, ул яратып башкарган шөгыльне сайлагыз. Аның кызыксынуларын хуплап, аңа ярдәм кулы сузыгыз.

5 хата

Әни хаталары

Мине күрегез! Әни кеше бөтенесенә баласының уңышын күрсәтергә тели. Ул баланы тәмле ашата, өс – башын карап тора, бөтен түгәрәкләргә дә йөртә, хәтта үзенең йокысыз төннәрен дә күрсәтергә ашкына.

Нәтиҗәдә: бала әнисенә үпкәләргә мөмкин. Әнисенең бу гамәлләрен баласы мактану дип кабул итәргә дә мөмкин.

Киңәш: Сез балагызның киләчәге өчен тырышасызмы? Бу хакта балагызның исенә төшереп тору кирәкмәс. Ул аларны үзе дә аңлар, бәяләр.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә