Кыз баланы тәрбияләү

Бала тәрбияләгәндә, барыбыз да балаларга ниндидер билгеле бер чик куя. Язылмаган кануннардан чыгып куелган рамкалар ул.Кайберәүләр моны белеп, ә кайсы кеше интуитив рәвештә эшли. Кыз баланы ничек тәрбияләргә? Бүген шул хакта сөйләшик.

Кыз баланы тәрбияләү

• Үзеңне яратырга кирәк

Үзеңне кыерсытырга юл куйма. Үзеңә башкалардан кайгыртучанлык көтеп утырырга ярамый. Иң беренче чиратта үзеңне үзең кайгыртырга тиешсең. Тормышта һәркем юлына “начар кешеләр” очрап тора. Алар түбәнлегенә төшмә! Үз дәрәҗәңне белеп, алар яныннан тизрәк “үтеп китәргә” тырыш. Яратам! – дип тә баш җуярга ярамый.

Кыз баланы тәрбияләү

• Әйбер кешене бәхетле итми

Ниндидер бер әйберне үзеңдә булдыру максаты да – ахмаклык. Әллә нинди затлы, сыйфатлы булса да, ул әйберне син кулыңа “төшерү” белән, бәхеткә тиенәсең, дигән сүз түгел. Син кызыккан яңа әйбернең шатлыгы тиз узачак. Гомереңне ниндидер әйберләр белән үлчәп, башкалар белән чагыштырып яшәргә ярамый. Син кызыккан әйбердән дә шәбрәге дустыңда булачак, яки әйләнә тирәдә синнән дә баераклар очрап торачак. Бу тормышта байлык түгел, якын дус, туганнар кадерлерәк.

• Хөкем итмә

Кыз баланы тәрбияләү

Башкаларны сөйләргә, аларның кимчелегеннән көләргә, аларның шәхси тормышына тыкшынырга ярамый. Бу сине бер дә бизәмәс. Кеше сөйләү – синең дәрәҗәңне генә төшерер. Әмма! Синең хакта башкаларның теләсә ни сөйләүләренә дә һәрвакыт әзер бул. Сиңа ничек яшәргә, ничек эшләргә кирәклекне “төгәл белүче” табылып торачак. Акланып, бәхәсләшеп көчеңне исраф итә күрмә. Хөкемдарларга игътибар итмичә, үз тормышың белән яшәргә тырыш.

• “юк!”дия бел

Үз язмышыбызны үзебез “язабыз”. Бары тик үзебез генә нәрсә эшләргә кирәк, ни эшләргә кирәк түгеллекне беләбез. Әгәр сиңа кирәк түгел, сиңа кызык түгел, синең кызыксынуларыңа, принципларыңа, ышануыңа туры килми икән, “ЮК!” дияргә өйрән. Бүген син ярдәм иткән кеше иртәгә, күзеңә карап: “синнән кем ярдәм сорады!” – дияргә мөмкин.

Кыз баланы тәрбияләү

• … проблема әле “дөнья бетте”, — дигән сүз түгел

Бүген нинди генә күңелсезлек булмасын, иртәгә кояш чыгачак. Һәм тормыш үз көенә, нәкъ кичәгечә, берни булмагандай, дәвам итәчәк. Күп очракта күңелсезлекне төзәтергә яки үткәреп җибәрергә, аннан трагедия ясамаска киңәш ителә. Борыныңны югарырак күтәр! Тормыш дәвам итә. Бүгенге күңелсезлек иртәгә зур уңыш китерергә мөмкин.

Кыз баланы тәрбияләү

Уңышсызлыкка юлыгудан курыкма. Әлбәттә, уңышсызлык һәркемгә очрый. Тормыш уңышсызлыктан башка бармый. Бүген җай чыкмаса, иртәгә “Алла юнь бирер”. Бүген башкарып булмаса, иртәгә эшләп карарга кирәк. Әгәр, башлаган эшегезне, никадәр генә тырышсагыз да,эшләп башкара алмыйсыз икән, башка шөгыль табыгыз.

• Намуслы бул

Иң мөһиме – намуслы булу. Беренче чиратта үз – үзеңне алдама! Үз хисләреңнән качма, хисләреңне уртаклашырга курыкма. Ялгызлыктан куркып кына, яныңда башка кешене “бәйләп тотарга”(яки тоткарларга) ярамый. Кешене кимсетмичә, рәнҗетмичә аңа карата үз хисләреңне әйтү юллары бихисап. Әйе, безнең һәр адымыбыз бөтен кешегә ошап та бетмәскә мөмкин, әмма барлык кешегә ярап бетеп тә булмый.

Кешенең күзенә карап әйтә алмаган сүзне аңа беркайчан да язма. Социаль челтәрдәнме яки хат беләнме кемгәдер нидер язасың икән, “без капчыкта ятмый”, дигән әйтемне онытма. Ялганың ачылачак, һәм үзеңә үк зыян салачак.

Кыз баланы тәрбияләү

• Мин – шәхсән үземнеке

Кеше кемнеңдер милке була алмый. Син һәрвакыт ирекле. Һәрвакыт!. Башкаларның сине яклавын көтеп тормыйча, үзеңне һәрвакыт яклый белергә кирәк

• Бүген яшә

Үткәнне үзгәртә алмыйбыз. Һәм киләчәкне дә “без! дигәнчә” планлаштыра алмыйбыз. Тормыш бүген, монда, хәзер бара. Шатлана, бәхетле була белергә, вак – төяктән матурлык күрә белергә өйрәнергә кирәк! Бүген, хәзер, әлеге мизгелдә!

Кыз баланы тәрбияләү

• Башкаларга ярдәм ит

Башкаларга ярдәм итәргә КИРӘК! Мөмкинлегең бар икән, ниндидер бүләк өмет итмичә, ярдәм кулы суз. Игелекле эшләр күңелеңә шатлык өстәячәк. Итагатьле, игелекле кешегә – әйләнә тирәдәгеләрнең хөрмәте зур. Гел зарланып, кеше уңышсызлыгына сөенеп, көнләшеп, үзеңнең начар кәефеңне яшермичә, әйләнә тирәгә негатив чәчәсең икән, синнән йөз чөерәчәкләр. Җылы сүз – песигә дә ошый. Игелекле эшләр үзебезгә әйләнеп кайтачак.

Кыз баланы тәрбияләү

• Эшлә!

Үзеңә шатлык, әйләнә тирәдәгеләргә файда китерердәй шөгыль табарга тырыш. Иң яраткан эшеңдә булсаң да, көн дә эшләү – арыта, алҗыта. Шулай булуга карамастан, гел эшләргә кирәк. Кирәкми, дип уйлаганда да, эшләргә тырыш. Һичьюгы үз – үзеңне ашатырлык дәрәҗәдә булса да, эшләргә кирәк. Авыр эштән тайчынма, качма, ул сиңа тәҗрибә һәм иртәгеге көнгә ышаныч бирәчәк. Матди бәйлелектән, мохтаҗлыктан да начары юк.

• Теш табибы, гинеколог һәм терапевт белән дус бул

Ә менә бу сүзләрнең хаклыгын сөйләп кенә дә аңлатып бетереп булмый. Баланы сәламәтлеге турында кайгыртырга өйрәтә башлаганчы ук, ана кеше аның сәламәтлегенә кагылышлы профилактик чараларны үзе үтәргә тиеш. Бу ни өчен мөһим? Чөнки кыз баланың начар тешләре аны 20 яшьтә инде чынлап та бәхетсез итә ала. Чөнки, гинекологик проблемалар тормышны бозуга гарантия. Чөнки сәламәт булу хаста һәм хәерче булудан хәерлерәк. Сәламәт булмасаң, матур да, бәхетле дә булып булмый.

Кыз баланы тәрбияләү

• Син – иң чибәре

Һәр бала өчен үз әнисе иң чибәре. Әни кеше өчен дә үз кызы – гүзәлләрнең гүзәле. Бу хакта гел кабатлап, әйтеп тору кирәкми. Гамәл белән, тагын да матуррак булырга ярдәм итәргә кирәк. Үз бәясен белергә өйрәтергә. Көзге янында бөтерелгән кызыгызны ачуланмагыз. Бизәнүдән дә тыймагыз. Бизәнергә кирәк, әмма дөрес итеп бизәнергә. Үз – үзеңне карап тору мәслихәт. Ышанмассыз, әмма нәфис зат үзенең чәч толымнары, модалы причёскасы белән горурлана икән, аның сәламәтлеге белән проблемасы да юк, артык авырлыктан да интекми, дигән сүз.

Кыз баланы тәрбияләү

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә