Каешларыгызны “эләктерегез”

Нәни пассажирларыбызның куркынычсызлыгы өчен махсус шартлар тудырылды. Ул автокресло. Бүген бала туганнан соң ук автомобиль пассажирына әйләнә. Балага юлда куркынычсызлык өчен махсус кресло алырга кирәк. Бу куркынычсызлык өчен генә түгел, бу махсус канунны үтәү дә.

Мөһим момент

Каешларыгызны “эләктерегез”

Креслоның аркасы авария вакытында иң зур бәрелү көчен йота. Яки кисәк тормозга басканда да, этү көчен кресло аркасына тигез итеп бүлә. Бала креслосы сабыйның муенын саклый, арка миенә зарар килүдән саклау чарасы һәм умыртканың муен турысын җәрәхәтләүдән саклар өчен дә дә. Ә автолюлькаларда исә тагын бер өстенлек бар: баланың гәүдә торышын үзгәртеп куярга мөмкин яки гәүдә торышын җайлы итеп кую.(иң куркынычсызы 45 градуслы итеп көйләү). Әгәр бала вертикаль рәвештә(утыртып) куела икән, авария вакытында бала башы кинәт кенә алга китеп, аның тын юлын томалый.

Бер яшькә кадәр сабыйлар автомобильдә артка карап сәяхәт итәләр, ягъни хәрәкәткә аркасын куеп. Бу исә баланың башы (чагыштырмача) зуррак һәм авыррак булып, муен мускуллары көчсезрәк булганга шулай эшләнә. Кисәк туктаганда, башкалар кебек утыручы баланың башы кисәк кенә алга китеп, умырткасының муен өлеше зур зыян күрергә мөмкин.

Ничек дөрес?

Бер яшьтән алып, авырлыгы 10 кг җиткәнче баланы алга каратып креслога утыртып йөрергә мөмкин дип санала. Әмма Америка тикшеренүчеләре фикеренчә, әле 1 яшьтән ике яшькә кадәр балаларны хәрәкәткә арты белән утыртып йөрү куркынычсызрак икән. АКШның бер балалар шифаханәсе автокатастрофа вакытында балалар алган тән җәрәхәтләренең дәрәҗәләрен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, бала арткы урындыкта сул якта утырганда 31 % травма алу рискына ия. Уртада утырган очракта 28% һәм артта уң якта утырган бала 41% травма алу очрагы теркәлгән икән. Бу куркынычларның бала яшенә бәйле икәнен дә аңлатып үтәләр. Әйтик, 1 яшькә кадәр балалар арасында юл фаҗигаләрендә травма алу очрагы 39% булса, өч яшьтән соң тән җәрәхәте алу куркынычы 18% ка кадәр кими икән.

Балага арткы урындыкта утырып йөрү күпкә куркынычсызрак. Ә менә баланы кулда күтәреп утыру бала гомере өчен тагын да куркынычрак. Чөнки 50 км/сәг.тизлек белән барган автомобиль хәрәкәт вакытында берәр объект белән бәрелешсә, бала авырлыгы 33 тапкыр арта! Мондый авыр йөкне күтәреп торырга бер әти – әнинең дә хәленнән килми.

Кайвакыт машинада каешның озынлыгы җитми һәм әти – әни баланы бил турысыннан гына каешын эләктереп куялар. Болай эшләргә ярамый. Автосервиска кереп, каешны озынракка алмаштырып кую мәслихәт. Кресло “селкенеп” хәрәкәт итәргә дә тиеш түгел, ул тыгыз урнашырга тиеш, рөхсәт ителгән люфт – 2 см дан күп булмаска тиеш.

Куркынычсызлык каешы – баланың иңбашыннан аскарак туры килергә тиеш. Башкача булганда җитди травмалар килеп чыгуы бар.

Баланың яшенә карап, яңа туганнарга автолюлька, зуррак балаларга автокресло, ә 6 яшьтән 12 яшькәчә бустер кулланырга кирәк. 13 яшьтән соң кресло таләп ителми.

Автолюлька

Каешларыгызны “эләктерегез”

“Бала туганчы аңа берни алмыйбыз. Алдан алып куярга ярамый!” – дигән юк – бар ырымнарны онытырга вакыт. Бала тудыру йортына хатыныгызны(туганыгыз яки дустыгызны) алырга барганда автолюлька булырга тиеш. Көне килеп җиткәнне көтеп торырга кирәкми. Автокресло машинага каеш белән беркетелә(соңрак без телгә алачак ISOFIX системасы белән түгел). Ә аны беренче тапкыр беркетү уңышсыз булырга мөмкин.

Статистика буенча, 56 % люлькалар дөрес урнаштырылмый. Юл фаҗигасенә юлыкканнарны тикшерә башлагач, бу процентларның тагын да күбрәк булуы ачыклана. Шулай итеп, автокреслоны ашыкмыйча, шартын туры китереп урнаштырасыз икән, үзегез һәм сабый өчен күңелегез тынычрак булыр.

Әгәр без әйткән ISOFIX системалы кресло аласыз икән, ISOFIX креслоны махсус ике йозагы белән аны заманча машиналарның утыргычы һәм аркасы арасындагы махсус ике элмәккә эләктереп куясы гына. Сезгә дә өлкәннәр өчен куелган махсус каешлар белән креслоны ныгытып торырга кирәкми, һәм ISOFIX системасы булмаган креслоның хәйләле әллә ничә келәне кайсын кайда эләктереп куярга дип баш ватасы булмаячак.

Каешларыгызны “эләктерегез”

Махсус системалы кресло юл халәкәтендә дә селкенмәячәк.

Бер кимчелеге бар – андый креслоларның бәясе гадәтиләрдән ике тапкыр кыйммәтрәк. Лидер булып саналган соңгы модель кресло ADAC(Германиянең иң зур автомобилистлар оешмасы) Romer Baby – Safi Plys ның гадәти варианты 7 – 8 меңнәр булса, шул ук модель креслоның ISOFIX системалысы 17 – 20 мең сумнан сатыла. Иң мөһиме – креслоны урнаштырганда кагыйдәләрне бозмаска. Люлька алгы урындыкка беркетелә икән, куркынычсызлык мендәрен сүндереп куярга кирәк. һәм баланы люлькага урнаштырганда, мендәрләр куймаска киңәш ителә. Иң отышлысы – баланы комбинезон киертеп яки төреп урнаштырыгыз(һава торышына карап).

Автокресло

Каешларыгызны “эләктерегез”

Бала үсә төшкәч, креслоның зуррагы кирәк булыр. ISOFIX системасына килсәк, тагын шул фикер, әлбәттә бу беркетү системасы отышлырак һәм кыйммәтрәк тә булачак. Креслога утырып сәяхәт итү – креслоның аркасы биеклеге баланың күзе биеклегенә җиткәнче мөмкин. Әгәр балагызның буе 120 см дан артып китә икән, ул балага бустер кирәк дигән сүз.

Кресло сатып алганда берничә фактны онытмаска кирәк.

• Кресло ECE R44/04 куркынычсызлык стандартына (димәк бу бер кочак таләпләргә җавап бирергә тиеш дигән сүз) туры килергә тиеш;
• ISOFIX системасы булмаган креслода горизонталь өлешендә беркетү өчен өстәмә каешы булырга тиеш, бу исә креслоны ныграк итеп беркетеп кую өчен;
• Креслоны Интернет аша Европадан заказ белән сатып алган очракта, ул күпкә арзангарак төшә, ләкин озаграк көтәргә туры киләчәк.

Бустер

Каешларыгызны “эләктерегез”

Баланың буе 120 см дан артуга, аны бустерга күчереп утыртырга була. Бустер бары тик куркынычсызлык каешы эләктереп баргандагыга караганда авария вакытында травма алу куркынычын 59% ка киметә.

Бустер – мендәр. Анда утырган бала машинаның куркынычсызлык каешлары белән куллана ала. Аның үз каеше юк, әмма аның уңайлы утыргычы һәм ян – якта саклау чарасы бар.Бустерга утырган баланың куркынычсызлык каеше да аның муен турысына(юл халәкәтендә иң куркыныч очрак) туры килми, экспертлар киңәш иткәнчә, күкрәк турысына туры киләчәк..

Бустер ISOFIX системалы булмый. Бу система 18 кг авырлыктагы балаларга исәпләнгән. Бустерны баланың үзе белән бергәләп сатып алырга киңәш ителә. Чөнки ерак юлларга чыкканда анда бала утырып барачак.

Теләсә нинди яшьтәге балага кресло алганда аның тышлыгына игътибар итегез. Тышлыгы җиңел салдырыла торган булса әйбәтрәк. Аннары баланың корсак турысындагы каеш биге махсус прокладка белән булуы шарт. Авария була калса да, каеш биге баланың корсагын җәрәхәтләмәскә тиеш. Безнең кырыс климат шартларында калын комбинезонлы баланы беркетеп кую өчен каешның озынлыгы җитәрлек дәрәҗәдәме икәнлеген дә тикшерергә кирәк. Практикада 5 – 6 айдан соң бала креслога сыймый башлый. Шуңа күрә, “эре” балалар өчен комбинированный (бала белән бергә “үсә” һәм бустер да автокресло да була ала торган) кресло алырга тәкъдим ителә. Креслоның яткызып кую мөмкинлеге бармы – юкмы, белеп тору кирәк, чөнки бала юлда йоклап барырга мөмкин.

Кресло күпме тора?

Уртача бәясе – 10 мең тәңкә. Бу 10 заправка, 40 мәртәбә автомобиль юу, иң очсыз 1 комплект резина дигән сүз. Бу бәя автомобильнең башка чыгымнары янында теш үтмәслек кыйммәт түгел.

Дөрес утырту

Каешларыгызны “эләктерегез”

1) Әгәр бер олы кеше бала белән машинада бара икән, баланы алгы урындыкка урнаштырыга кирәк. Бу очракта куркынычсызлык мендәрен сүндерегез. Олырак бала булса, аны куркынычсызрак урынга – арткы утыргычка урнаштырыга кирәк.

2) Әгәр сезнең белән ике яки аннан да күбрәк бала бара икән, артка уртага иң кечкенә баланы урнаштырыгыз. Балаларга күңелсез булмасын өчен, аларның яраткан уенчыкларын үзегез белән юлга сәяхәткә алырга кирәк.

3) Әгәр машинада ике өлкән кеше һәм ике бала икән, олы кешенең берсен арткы утыргычка балалар янына утыртырга кирәк.

Рәсәйдә баланы креслосыз утыртып барган өчен 500 сум штраф, Бөекбританиядә 30 фунт, Португалиядә 120 евро түләргә туры килә. Шунысын онытмагыз, җиңелчә генә авариядә бала гомере өзелергә мөмкин. Кисәк тормозга басканда, иң түбән тизлек белән барганда да, бала травма алырга мөмкин.

Каешларыгызны “эләктерегез”

Бүлешергә

Фикерләр

우리카지노사이트 фикеренә җавап бирергә   Җавапны бетерергә