Көйсез баланы көйләү

Көйсез баланы көйләү

Күп очракта баланың көйсезләнүенә ата –ана бик борчыла. Мондый балалар белән нишләргә? Психолог Ольга Дергачева киңәшләренә колак салыгыз.

Балагыз: “машина ал” – дип “мыжгый”мы? Бу очракта иң мөһиме 6олай хәл итәргә: машина алачаксызмы, юкмы? Кайвакыт ата –аналар: “машина алмыйбыз!” – дип катгый итеп әйтә дә, аннан, сүзләрендә тормыйча, бала көен көйлиләр. Болай эшләгәнне күргән бала икенче, өченче юлы да елап, истерика оештырып, әти- әнине җиңәчәк.

Көйсез баланы көйләү

Баланың сүз тыңламавы – ата –ананың авторитетына бәйле. Балагызны бернинди алым белән дә җиңеп булмыймы? Аның кычкыру, елавы – балагызның ниндидер чикләр, рамкаларга мохтаҗлыгын күрсәтә. Әгәр без бер әйберне өйдә “алай эшләргә ярамый” – дибез икән, бу “ярамый” өйдә генә түгел, бөтен җирдә: кунакта да ярамаска тиеш. Ягъни бер чик куясыз икән, аны ачык, даими булырлык итеп кую шарт. Әйтик, йокларга кичке 22.00 сәгатьтән дә соңга калмаска, дәресләрне 16.00 -18.30 да әзерләргә (һәм бу һәр көнне шулай) диегез. Монда ата –ананың авторитеты –зур роль уйный. Әгәр берәрегез баланы тәрбияли башласа, икенчегез “кысылмаска” – тәрбияләүчене сүгеп, баланы якламаска кирәк. Кысылган очракта, әти- начар, әни мәрхәмәтле, яки киресенчә килеп чыга. Һәм кайбер ата яки ана, баласы алдында бер – берсен хурлап, үзенә авторитет эшләү җаен таба. Бала да, бу мәкерле алымны бик тиз аңлап алып, үз файдасына оста куллана башлый. Әти – әнинең берәрсе аны һичшиксез яклап чыгачагына ышанычы зур булганга, үзенә кирәк әйберне нәкъ менә ата – ананы “тарткалаштырып” булса да ала (максатына ирешә).

Көйсез баланы көйләү

Әгәр тормыш иптәшегез балага карата артык таләпчән булса, яки тәрбияләү алымы дөрес түгел икән, бу хакта аның үзенә, икәүдән –икәү калгач әйтегез. Бала алдында аны кимсетмәгез!

Баланы жәлләгәндә яки җаваплылыкка тартканда, сабыегызның – гап –гади авыртуга яки үпкәләүгә түгелгән күз яше шантаж өчен коралга әверелергә мөмкин. Шул рәвешле, кайвакыт, ата –ана ук баланың холкында патологик тайпылышлар тудыра.

Әгәр балагызның каприз, истерикалары еш булса, бу нерв системасы авыруы белән бәйле булырга мөмкин, дигән сүз. Балагызны табиб – невропатологка күрсәтергә киңәш итәбез. Әгәр табиб балагызны сәламәт дип саный икән, гаепне ата – ана мөнәсәбәтеннән эзләргә кирәк. Бала күз алдында тавыш –гауга, кимсетүле сүзләр кычкыру – аның хокына уңай йогынты ясамаячак.

Әгәр балагыз начар сүзләр әйтә икән,..

Бертуганнарыннан, әби – бабасыннан, тәрбиячедән сорап карагыз: моңа кадәр алар сабыегыздан начар сүзләр ишеткәне булганмы? Шулай итеп бу беренче очракмы, әллә баланың “сүзлек запасы”ндагы еш кулланылган начар сүзме икәнен ачыклый алырсыз.

Беренче очрак икән, куркырга сәбәп юк. Ничек әйткән булса, шулай онытыр да. Бу вакыйганы үзегез исенә төшереп тормасагыз, әлбәттә. Бәлки ул таныш булмаган сүзне кайдадыр ишетеп кенә кабатлыйдыр.

Әгәр сүз икенче очрак турында икән, аңа начар сүзне әйтергә ярамаганлыкны аңлатыгыз.

Көйсез баланы көйләү

Түбәндәге сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирегез:

Балагыз юк кына сәбәп белән дә борчыламы?

Кирәгеннән артык капризлымы?

Ул “үз эченә йомылган”: балалар алдында башлап сүз әйтмиме?

Бала үз көченә ышанмыймы? Һәм яңа эшкә алынырга куркып торамы?

Караңгыдан, өйдә ялгыз калудан куркамы?

Тиз генә йоклап китә алмый, еш кына начар төшләр күреп уянамы?

Мәктәптә дуслары юкмы? Ялгызлыкны “үз итә”ме?

Тест нәтиҗәсе:

Көйсез баланы көйләү

Әгәр сез тест сорауларының яртысына уңай җавап биргәнсез икән, уйланырга сәбәп бар. Балагыз борчулы, көйсез, димәк.

Көйсезлекне ничек җиңәргә?

1. Тактика һәм тәрбияле булып:

Бала белән аралашканда, аны тәрбияләүдә “өлеше” булганнарның авторитетын төшермәгез. Әйтик, “синең ул укытучың күп белә дип уйлыйсыңмы?”, яки “әбиең ни әйтмәс сиңа!”- кебек шелтәләр белдерергә һич ярамый.

2. Сабырлык һәм зирәклек

Балагыздан нидер таләп иткәнче, аның мөмкинлекләрен исәпкә алыгыз.

Әгәр балага мәктәптә ниндидер фән авыр бирелә икән, “сине ятимнәр йортына тапшырам!” – дип куркыту урынсыз. Иң яхшысы, вакыт табып, баланың хисабын бергәләп эшләү, кирәк икән, бергә инша язу.

Көйсез баланы көйләү

3. Игътибарны арттырып:

Балагызның уңышларын игътибарсыз калдырмагыз. Аның җиңүләрен үзе янында гаиләнең башка әгъзаларына әйтү, аны мактау, хуплау кирәк.

4. Яраткан эш

Көйсез баланы көйләү

Спорт секциясе яки түгәрәкне бала үзе сайлап алсын. Әгәр бала ниндидер түгәрәккә яратып йөри икән, ул анда теләп шөгыльләнә, үз – үзенә ышанычы арта, үзен хөрмәт итә башлый. Мондый бала мәктәптә дә үзен кыргый, ялгыз итеп тоймаячак.

5. Җылы мөнәсәбәт белән

Бала белән аралашканда, ешрак кочакларга тырышыгыз. Бу ике арадагы киеренкелекне бетерә. Әти –әнинең йомшак, җылы мөнәсәбәте дә балада үз – үзенә ышанычны арттыра. Әйләнә тирәгә ышаныч та шулай ук тәрбияләнә.

Көйсез баланы көйләү

Барчагызга балалар игелеге телибез!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә