Бергәләп укыйбыз

Бергәләп укыйбыз

Тиздән каникуллар башлана. Әти – әниләре экә чумганда, балалар нишли? Кечерәк яшьтәгеләре кем белән кала? Каникулда балаларга укырга китаплар бирелә. Әмма бөтен бала да китап укырга яратмый…

Баланы гаджеттан аерып, китап яратырга өйрәтү серләре бармы? Китап укучы бала тизрәк җитлегә, үз яшьтәшләреннән 1 – 2 яшькә алдарак бара.

• бәләкәйдән балага китап укыгыз:

Бергәләп укыйбыз

6 айлык вакытында ук бала мәгълуматны ишетеп белә. Шул вакытта ук уенчыклы китаплар белән уйнагыз.

• баланы китапханәгә яздырыгыз

Бергәләп укыйбыз

Күпчелек китапханәләрдә китап уку өчен заманча технологияләр, иҗади остаханәләр, үзенчәлекле атмосфера булдырылган.

• балагыз укыганда, аның кәефен “ишетегез”

сабыегыз 5 минут укуга, китапны ябып куйдымы? Азрак ял итеп алсын. Кайвакыт бала бер китапны берничә кат укый. Бу начар түгел. Вакыт үтү белән ул кулына башка китап алыр.

• бала сездән китап укуыгызны үтенсә, кире какмагыз.

Бергәләп укыйбыз

Күпчелек очракта әти –әниләр, бала үзе укый ала, дип, ялгыш уйлый. Кайбер әсәрләрне балалар аңлап бетерми.

• үзенә китап сайлау мөмкинлеге бирегез

Балачакта үзегез укып үскән китапларны балага тәкъдим итмәгез. Ә үзе яратып караган мультикларның китаплары аңа ныграк охшар.

Бергәләп укыйбыз

• үзегез дә укыгыз

Бала әти –әни үрнәгендә үсә, үзегез үрнәк күрсәтсәгез, нәтиҗәсе озак көттермәс.

• мәктәп яшендәге баланы укытырга гадәтләндерегез,

Бергәләп укыйбыз

бигәрк тә каникулларда. Әмма таләп итмәгез. Әдәбият җәзалау методы булмаска тиеш!

• китап яки гаджет, дигән сайлау куймагыз:

Бергәләп укыйбыз

Әгәр сез: “башта китап укы, аннары уйнарсың,” – диясез икән, балада китапка нәфрәт туачак.

Бергәләп укыйбыз

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә