Баш имәс үҗәт бала

Баш имәс үҗәт бала

Үзсүзле, үҗәт бала белән яшәү – тоташ көрәшкә әйләнергә мөмкин. Даниянең беренче сүзе “юк” – була. Үсә – үсә ул баланы тыңлату бөтенләй мөмкин булмый башлый. Күз яшьләре белән, истерикага бирелеп(сүз уңаеннан, күп балалар әти –әнине шулай җиңә) түгел, үз фикерен әйтә дә, соңгы мизгелгә кадәр үз сүзендә тора. Бер вакыт дәү әнисе балага аңлатмалы сүзлекне сузып: кире, үзсүзле дигәнне эзләп табарга кушты. Катгый, кискен, дигәнне аңлата.

Шәхес тәрбиялибез

Баш имәс үҗәт бала

Бер парадокс бар – без өлкәннәр арасында үзсүзендә катгый торган, максатчан кешене яратабыз, хөрмәт итәбез. Ә бала үз сүзендә тора башласа, бу безгә ошамый. Ә бит сәламәт үҗәтлек артында максатына ирешүчәнлек орлыклары ята. АКШның Гаилә Институтында әйдәп баручы белгеч Джеймс Добсон фикеренчә, булачак көчле шәхес яралгысы үҗәт балада бар. Андыйлар үскәч тә зур потенциаллы, якыннары, әйләнә тирәдәгеләр комачауламаса, максатларын тормышка ашыру алар өчен берни түгел. Әмма үҗәт бала әти –әнисенең авторитетына күләгә төшерергә дә мөмкин икән. Әти –әнисе балага бусынып яшәгән очраклар да аз түгел. Буйсындыруы хәтта тиранлыкка да әйләнергә мөмкин икән. Мондый баланы тәрбияләгәндә, уртак тел табу юлын карарга киңәш ителә. Ачуланып, җәзалап “тәртәгә кертеп” булмаячак.

Сүзне үлчәп әйтәбез.

Баш имәс үҗәт бала

Даниянең әнисе тәҗрибәле психологлар белән киңәшеп карарга булды. Һәм алар анага бала белән аралашу өчен билгеләнгән бер тактика сайларга ярдәм иттеләр.

• Балага декларатив: “Кил әле! Үз артыңнан җыештыр!” – кебек фразалар урынына: “Сиңа әйтер сүзем бар иде. Яныма килеп китә алмассыңмы?” – дияргә, яки: “тиздән әтиең кайтып җитә, үз бүлмәңне үзең җыештырып куйганыңны белсә, ул бик шатланыр иде,” – ди эндәшергә кирәк.

• Нәни үҗәткә аның фикеренә колак салуларын, аны ишетүләрен белеп тору мөһим. Аның үз фикерен сабырлык белән тыңлап карагыз әле. Бәлки балада хаклык бардыр. “Кадерлем, төшке ашка нәрсә ашар идең?” – дип сорый күрмәгез. Чөнки “кадерле”гез төшке ашка туңдырма һәм торт сораячак. Ә менә аш пешергәндә, яшелчә ашымы әллә берәрнинди ярмалы аш пешерергәме? – дип сорап әзерләсәгез әйбәт булыр.

Баш имәс үҗәт бала

• Сабырлыгыгыз бетеп китсә, “тайм – аут” алып, азрак тыныч утырыгыз. Тынлык өлкәннәргә суынырга ярдәм итсә, бала бу вакыт эчендә үзенең үҗәтлек күрсәткән сүзен онытып та өлгерергә мөмкин.

Үзсүзле, катгый итеп үз сүзендә тора торган Дания зур үсте инде. Мәктәптә дә иң тырыш бала, спортта да зур җиңүләргә иреште. Тренеры да, укытучылар да Данияне максатчан дип мактыйлар.

Баш имәс үҗәт бала

Бүлешергә

Фикерләр

22 Сентябрь, 2020

Santosvmrn

Фикер өстәргә