Баланы фотога төшерү

Профессиональ фотографлар кулланган берничә алымны белсәгез, сез дә, балагызны фотога төшергәндә, отышлы кадрлар ясый алачаксыз.

Баланы фотога төшерү

• Иң киң таралган хаталарның берсе – фотога төшергәндә баладан ерак басуыбыз. Нәтиҗәдә, бала төшерәм, дип пейзажлы кадр ясыйбыз. Фотографлар әйтүенчә, гадәттә, фотоны кулга алгач, иң якты, җете төскә карыйбыз. Әйтик, диңгез ярында диңгез дулкыны арасыннан бала йөзен эзләмичә, ярдагы комлыкка игътибар ителәчәк. Шуңа күрә, уңышлы кадр ясау өчен, балагызга мөмкин кадәр якынрак килеп басыгыз. Идеалда – баланың йөзе кадрда бөтен пространствоны алган фото. Ятып, иелеп яки утырып, балагыз белән бер тигезлекне сайлагыз. Бу алым “күзгә — күз” дип атала, бала белән җылы контакт өчен шулай эшләнә. Балага бик якын килдем, дип уйласагыз да, тагын бер адым якынрак килегез. Чөнки заманча фотоаппаратлар төшерәсе кадрдагы объектны төшергән моментта үзеннән – үзе арткарак этеп куя.

Баланы фотога төшерү

• Иң яхшы яктылык булып, табигый көн яктысы, кояш яктысы санала. Бина эчендә төшергәндә, вспышка кулланмагыз. Чөнки вспышка (кабыну) битнең табигый төсен югалта. Һәм яктылык бала артыннан булмаска тиеш, баланың йөзе ачык күренгәндә, кадр отышлы була.

• Тагын бер гади хата – фотога төшерер өчен, әти – әниләр еш кына балага купшы кием, маскарад костюмнары киертүе. Әллә нинди купшы киемнәр яки маскарад костюмнары белән баланың “үз йөзе” югалып кала. Яки купшы кием кигән баланың йөзе һәм чәчләре артык гади булып күренергә мөмкин. Баланы фотога төшергәндә, без аның үзенчәлекле ягын күрсәтергә телибез бит?) балагызны гадиерәк итеп киендерегез: аның фотосын кулга алучы, иң беренче чиратта, баланың йөзенә игътибар итәчәк.

Баланы фотога төшерү

• Снимок ясаган вакытта камера булып “уйлагыз”. Безнең фотолар, гадәттә, профессиональ һәи үзешчәннәргә бүленәчәк. Үзегез фотога төшергәндә, кадрны җентекләп өйрәнегез: балагызның баш очында лампочка яки мөгез “калкып” тормыймы?.

• Балагызның кызыклы мизгелләрен төшереп аласыгыз килсә, аны төрле позага бастырмагыз. Иң әйбәт кадрлар баланың табигый вакытын сурәткә алганда була. Ешрак фотога төшерегез, болай эшләгәндә, сезнең сайлап алу мөмкинлегегез күбрәк булачак.

• Профессиональ фотографлар әйтүенчә, бер уңышлы кадр өчен бик күп тапкыр төшерергә туры килә икән.

Баланы фотога төшерү

• Яңа туган сабыйны ешрак төшерегез. Балалар бик тиз үсеп китә. Иң нәни балада үсеш – үзгәреше көн саен күзәтелә. Балагызның нәни кулларын, тәпиләрен төшерегез. Сабый елмаюын, аның йоклаган вакытын төшереп алырга була. Шунысы хак: берничә елдан яңа туган сабыегызның сурәтләре арада иң кадәрле кадрларга әвереләчәк.

Балагызны коендырыр өчен үләннәр.

Баланы фотога төшерү

Педиатрлар фикеренчә, баланы коендырганда шампунь һәм үләннәрне чиратлаштырып кулланырга кирәк. Үләннәрнең төрле төрләре файдалы үзенчәлекләргә ия.

  • Ромашка – салкын тиюдән саклау үзенчәлегенә ия.
  • Бөтнек – тынычландыра.
  • Эт тигәнәге – тән тиресендәге яраларны төзәтә. Дерматит вакытында ярдәме зур.
  • Пустырник – белән бик актив баланы йоклатыр алдыннан коендырсагыз, бу үләннең тынычландыру үзлеге зур.
  • Песи үләне – тынычландыру, авыртуны, сызлануны баса торган сыйфатка ия.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә