Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Баланың китапка гайрәтен чигермәс өчен, укуга күп дигәндә 5 – 7 минут кына вакыт бирегез. Балагыз арымаган булса да, тагын укуны дәвам итим, дип сораса да, азрак ял итеп, уйнап алыгыз.

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Уку процессына кызыксыну уятырга кирәк. Башта хәрефләр өйрәтегез. Кубиклар ярдәмендә хәрефләр өйрәнгәндә, һәр хәрефне дөрес итеп әйттереп кабатлатыгыз. Хәреф өйрәнгәндә, баланың ассоциатив фикер йөртүен дә үстерү зарур.

• Рәсем күрсәтеп, бу хәрефкә башланган сүз әйтегез. Әйтик А – АЛМА, АВТОБУС, И – ИПИ, ИКМӘК, һәм башкалар. Хәрефләрне өйрәнгәч, шул хәрефләр белән иң гади сүзләр ясарга кирәк. Һәр шөгыльләнү – уен рәвешендә барырга тиеш. Шөгыльләнеп бетергәч, балагызны мактагыз, берәр кечкеә генә бүләк ясагыз.

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Балагызга матур бизәкле Әлифба алыгыз. Әлифбада сез өйрәнмәгән яңа сүзләр булса, тагын да кызыклырак. Әйтик, кубикта А хәрефенә алма рәсеме булса, әлифбада А хәрефенә агач булсын. Бала бөтен хәрефне дә өйрәнеп бетергәч, аның белән укырга өйрәнә башлыйсыз.

• Хәзер икенче китап аласыз. Анда иҗекләр, шул иҗекләр белән ясалган гади сүзләр булырга тиеш. Укырга өйрәнү процессының һәр этабында иҗади алымнар куллана аласыз. Әйтик, алма сүзен укырга өйрәнгәч, балага алма рәсеме ясатырга була. “АЛ иҗеге ул: ул А хәрефе янына Л хәрефе кунакка килгән,” – диегез.

Чиратта ике һәм өч иҗекле гади сүзләрне уку. Китапка һәр яңа сүз саен рәсемнәр дә урнаштырылган булса, укуы тагын да күңелле. Рәсеме булган очракта, бала үзе дә сүзне дөрес укыганлыгын контрольдә тота башлый.

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Балагыз иҗекләп укырга өйрәнгәч, башка китапка күчәбез. Ул китапта сүзләр иҗекләргә бүленмәгән булсын. Электрон көндәлек ясап, баланың укуын, аның үсешен бергәләп күзәтеп бара аласыз.

Барчагызга балалар игелеге телим! Карантинда, балалар бакчасы да, мәктәпкә әзерлек төркеме дә туктап калды. Өйдә сабыегыз белән көн дә аз – азлап укырга өйрәнә торыгыз. Гади дә, аңлаешлы алымнар тәкъдим иттек.

Әгәр балагыз начар ашаса,..

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Бала хәтта аз гына порция ризыкны ашаудан баш тартырга хаклы. Әгәр аны мәҗбүр итмәсәгез, иртәме – соңмы ул тиешле нормасын ашый башлый. Әгәгр ризыкны мәҗбүр итеп ашата башласагыз, ул ашауны яратмаска мөмкин.

• Ашаганда бала белән тыныч тонда сөйләшә аласыз.

• Ризыкны балагыз белән бергәләп әзерләсәгез, бик яхшы булыр.

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Әгәр бала ашаганда ашыга икән, аңа ризыкны кечерәк тәлинкәгә азрак салыгыз. Һәм балага: “ашарга җитәрлек әзерләдем, кирәк булса, тагын өстәрмен,” – диегез. Ризыкны әйбәтләп чәйнәргә кирәклекне аңлатыгыз. Әйбәтләп чәйнәлгән ризыктан организм үзенә кирәк витаминнарны күбрәк ала, диегез. Витаминнар күбрәк булган саен балалар тизрәк үсә, көчле һәм матур була, — дип аңлатыгыз.

• Әгәр балагыз бик акрын ашый икән, тәлинкәгә ризыкны аз салыгыз. Кимегән саен аз – азлап өстәп торыгыз. Кечкенә порцияне ашау җиңелрәк, дип аңлатыгыз. Акрын ашавыннан проблема ясап, баланы борчуга салмагыз.

Балаларны укырга ничек өйрәтергә?

• Әгәр бала ашаганда сайланып утырса, аңа аз гына порция яңа ризык авыз итеп карарга бирегез. Ошамый икән, мәҗбүр итмәгез. Яраткан ризыгын бергәләп әзерләсәгез, бала ашаганда сөенеп ашар.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә