Балакаем

Балакаем

Сабый гомеренең беренче елында тәпи атлап китә, мөстәкыйль ашый башлый, үзе уйный, хис — кичерешләрен аңлаешлы итеп җиткерә ала. Мондый уңышларга ирешү юлында нинди этаплар үтә икән соң ул?

I ай:

Балакаем

Тоемлау органнары үсештә була: бала әнисенең йөзенә яки уенчыкка карап тора ала. Икенче ай азагында горизонт буенча хәрәкәт итүче предметларны күзәтә башлый, азрак соңрак вертикаль буенча, аннары әйләнеп торган әйберне күзәтә. Аз гына вакытка тавышлы рәсемнәргә игътибар итә. Ул әнисенең тавышын, көйне ишетә, әмма әлегә аның игътибары ярты минутка да җитми.

Киңәш:

Баланың беренче уенчыгы җырлы “мобиль”. Аны баланың күкрәге тигезлегендә(әмма баш очына түгел!) элегез һәм 10 минутка куегыз. Сабыйны корсагына салсагыз, ул, җыр ишеткәч, башын күтәреп, күтәргән килеш башын “төшермәскә” тырышачак. Бу хәрәкәте – бик мактаулы фал: баланың һәрбер хәрәкәте аның мускулларын ныгытуга бер адым. Мускулларның ныгып үсүе – гәүдәнең өске өлешеннән аска таба бара: башта муен мускуллары ныгый(бу башны тоту һәм бору өчен бик мөһим), аннары арка, кул, һәм, ниһаять, аяк мускуллары ныгый.

II ай:

Балакаем

Бала хәрәкәт итүче эре объектларны күзәтә башлый. Һәм зур канәгатьлек белән әнисен күзәтә. Сабый, 2 – 3 метр ераклыктагы якыннарын танып, сөенә башлый, ә әнисенең күкрәген яки сөтле шешәне күргәч, шатланып, иреннәрен чупылдата. Баланың бу хәрәкәтләрен белгечләр “җанлану комплексы” дип атый. Сабый мөлаем карашка, ягымлы тавышка шатлана, елмая, кулларын, аякларын хәрәкәткә китерә, төрле авазлар чыгара.

Ике айлык бала үзеннән 3 метр ерактарак килгән акрын тавышны да ишетә, һәм тавыш килгән якка башын бора.

Корсакта яткан килеш башын “тота”: шул рәвешле ул бер минут, аннан да күбрәк ятып тора ала. Баланың куллары да элекке кебек нык итеп йодрыкка төйнәлмәгән. Хәзер аның кулына уенчык тоттырсагыз, ул аны төшереп җибәрмичә азрак тотып тора ала.

Киңәш:

Әйләнә тирәне күзәткәндә, бала күп нәрсәне “күңеленә сеңдерә”. Бу, әлбәттә, аның үсеше өчен мөһим фактор. Урамга һава суларга чыккач, сабыйны кулыгызга алып, аны дөнья белән таныштырыгыз: күрсен, карасын, табигать тавышын тыңласын, нәрсәгә булса да кулы белән кагылып алса да ярый.

III ай:

Балакаем

Баланың дөньяга кызыксынуы артканнан арта. Әгәр аны корсакка салсагыз, ул башын тагын да югарырак күтәрәчәк. Бала уенчыкка үрелә, уенчык һәм йомшак келәмне тота, әмма аның өчен иң кызыклы уенчык – үзенең куллары. Ул аларны озаклап күзәтә, тоткалап карый, авызына китерергә тырыша.

Киңәш:

Баланың күз күрүе һәм нерв системасы зур нагрузка алмасынга, фильмнар карау яки компьютер каршында утырудан янәшәдә сабыегыз булганда тыелып торыгыз. Сез телевизор каршында утырганда сабыегыз йокласа да, фон тавышы аның нерв системасының тынычлыгын ала.

IV ай:

Балакаем

Элегрәк, уенчыкны күрү өчен, бала бөтен гәүдәсе белән борылса, хәзер аңа уенчыкка карарга карашны күчерү дә җитә. Һәм якынрак уенчыкка кул белән үрелә башлый. Дүрт айлык сабый, тавышын гына ишетсә дә, үзенә эндәшүләрен аңлый. Чөнки ул сезне бертөрле интонация белән, сузык авазларны сузыбрак эндәшүегездән таный. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый эндәшүгә бала бик шатлана икән. Нәни гимнаст, гәүдәсен ныгыту өчен, гел тотынып, башын алгарак сузып күнекмәләр ясый. Хәзер ул кулларын турайтыбрак, кул чукларына таянып яңа “дәрәҗәләргә” ирешә. Корсакта яткан бала җиңел генә аркасына әйләнә ала.

Киңәш:

Баланы биләү өстәлендә яки башка егылып төшү куркынычы булган урында бер генә секундка да үзен генә калдырырга ярамый! Азга гына борылган арада да, бер кул белән балагызны тотыгыз.

V ай:

Балакаем

Бала инде ятсына, үзенекеләрен таный. Таныш түгел кеше күргәч, елап та җибәрергә мөмкин. Ул туганнарының тавышын гына түгел, аларның интонациясен дә аера башлый. Усал, кырыс эндәшүгә куркып калырга, ә ягымлы тавышка елмаерга мөмкин. “Вокал репертуарына” чыелдау “өстәлә”. Бу өлкәннәр колагына ятышсыз тоелса да, бала сөйләме, тавыш ярылары үсешенең мөһим этабы санала. Бала ышаныч белән уенчыкны кулга ала, уң кулдан сулына күчерә, учлап тотарга тырыша. Аның кулына “эләккән” һәр уенчык идәнгә төшә.

Сабый корсактан аркага әйләнергә өйрәнде, хәзер инде төрле якка борыла ала. Ул утырып тору этабына якынлаша, әмма аны аркасыннан терәп кенә утыртырга була. Горизонталь торышка ул ризасызлык белдереп, бар көче белән күтәрелергә тырыша.

Киңәш:

Балагызны ярты ел үстергәч, люлька – куларбаны һавада йөрү өчен махсус эшләнгән коляскага алмаштырырга туры киләчәк. Баланың күз күрүен камилләштерү өчен аның еракка каравы(ә бу, гадәттә, һава суларга чыккач үтәлә) кирәк. Шунлыктан, сабыйны үзегезгә арка белән утыртсагыз, ул, рәхәтләнеп, дөнья белән танышып барачак.

VI ай:

Балакаем

Бала инде тавышның төрлесе булуын аңлый, һәм аның төрле очракка төрле реакциясен сез дә беләчәксез. Туганнары өчен бала бөтен нәрсәне беләдер кебек тоела. Әгәр сез аңа, ишарәләп, “хуш”, “миңа кил”, “бир” – дип ешрак эндәшсәгез, сабый ишарәне дә аңларга өйрәнәчәк. Бала, кулына таянып, үзе торып утырырга тырышыр. Бу аның башын күтәрергә өйрәнгәннән соң икенче сәләте. Иң мөһиме – балагыз утырганда аркасын туры тотарга тиеш. Әгәр ул бөкрәя башласа, димәк аны яткызырга кирәк, ул арган. Бала бөкрәеп утырса, умырткалыгында кан йөреше бозылып, киләчәктә хәрәкәт үсешен тоткарларга мөмкин.

Балагыз дүртаякланып үрмәләргә өйрәнә, ике кулына ике уенчык та ала. Алты айда ул кашыктагы ризыкны ирене белән авызына кабарга тырыша.

Киңәш:

Кашык тотарга өйрәткәндә, сайрак кашык сайлагыз. Иң яхшысы – кашыкның силикон яки йомшак пластиктан эшләнгәнен сайлагыз.

VII ай:

Балакаем

Сабый өчен дөнья картинасы зур тоелачак. Ул уенчыкның зурлыгын аера, чагыштыра башлый. Уенчыкны бер кул белән генә алып буламы, әллә ике куллап күтәрергә кирәк булачакмы – чамалый. 7 айдан балагызга фигуралар өйрәтә аласыз: бала учына шар, шакмак яки конус куеп, шар тәгәрәвен, ә конусның очлы булуын аңлатыгыз.

7 айлык бала үзе генә утыра ала, ә үрмәләү – аның өчен гадәти хәл.

Киңәш:

Ачык, җете төсле уенчыкларны алып килергә кушып, балагызның энергиясен уңай якка юнәлтә аласыз. Беренчедән, сабый предметны танырга өйрәнсә, икенчедән, сүзне тыңлап, үтәргә өйрәнә.

VIII ай:

Балакаем

Яңа предметларны тиз күреп ала, кызыксынып күзәтә, гаҗәпләнүен белдерә. Ә яхшы таныш әйберләрне, сез сорамасагыз да, табып алып күрсәтә, сөенеч авазы чыгара башлый.

8 айлык бала терәүсез дә нык утыра. Дүрт аякка басып, кулларын идәннән аерып торып басарга тырыша. Шул мизгелдә, янәшәсендә таяныч булса, ул, басып, тәпи атлап караячак.

Күл чугы һәм бармаклар хәрәкәте үсеше камилләшә. Бала инде, кул изәп, сезнең белән хушлаша башлый, чәбәк –чәбәк итә, аягыннан оекларын салырга тырыша. Йодрыгын нык төйни ала, сушки, печенье кимерә белә. Боткага кулын батырып, бармакларын суыра, ботканы өстәлгә дә сылап куя.

Киңәш:

Җыештыруны никадәр авырсынсагыз да, балага дөнья белән әнә шулай танышырга ирек бирегез. Аның бу шөгыле – кул чуклары, бармакларының үсешен генә түгел, тоемлавын, сабыйның иҗади башлангычын үстерергә сәбәп тә була.

IX ай:

Балакаем

Тугыз айлык сабый игътибар белән өлкәннәрне күзәтә: әнисенең кәефе ничек, әбисе кем белән аралаша, әтисе нәрсә апкайта. Ул әүвәлгечә күп вакыт үрмәли, баштарак үрмәләгәндә аяклары артта сөйрәлсә, хәзер инде чиратлап хәрәкәт итә.

9 айда иң зур уңышы – ул әнисенә яки карават читенә тотынып басып тора ала. Һәм фатирның “өске өлешен” өйрәнү этабы башлана.

Киңәш: балагыз тотыгып басарга өйрәнү белән, аның карават төбен мөмкин кадәр түбәнгәрәк төшереп куегыз. Югыйсә, ул карават читеннән идәнгә мәтәлергә мөмкин.

X ай:

Балакаем

Сабый карашын тәрәзә артындагы коштан үз бармакларына күчерә ала. Бу караш аккомодациясе дип атала. Баланың карашы әлегәчә камилләшеп бетмәгән. Әгәр, әнисе бүлмәнең икенче почмагына китә икән, балага ул бик ерак киткән сыман тоела. Шуңа күрә, балалар әниләрен үзләреннән бер адым да читкә җибәрәселәре килми. Әнисенең кулына тотыны, йөрергә ярата. Үзе кая теләсә, әнисен шунда алып бара. Әнисе кулын җибәрсә, ул мөстәкыйль басып та тора.

Уенчыкларның ни өчен кирәген аңлап уйный: машинаны этә, тупны тәгәрәтә, ә китапның битләрен ачып карый. Балагыз, ниһаять, 20 минутлап мөстәкыйль уйнап утыра ала.

Киңәш: 10 айлык бала төрле предметның ничек “җырлавын”аера башлый: телефон шалтыравын, сәгатьнең келт –келт йөрүен, краннан су тамуын. Аның өчен өйдә еш кына концерт “оештырыгыз”.

XI ай:

Балакаем

Игътибары һәм кызыксынуы арта бара. Хәзер инде ят җирдә, кунакта, ятсынып еламый, тыныч кына әйләнә тирәне күзәтә.

Аягында нык басып тору өчен аңа әнинең кулларына тотыну кирәкми башлый.

Алганда егылырга, яки чүгәләргә туры килсә дә, үҗәтләнеп, идәннән уенчыкларын ала.

Киңәш: беренче адымнар ныклы булмый, бала сөртенгән саен, кулдан эшне ташлап, аның янына чабарга туры килә. Аңа торып басарга, утырырга ярдәм итәргә ашыгабыз. Әмма мөстәкыйльлек бик кирәк. Мөстәкыйль булганда ул тизрәк торып басарга, торып утырырга өйрәнә.

Яшереп куелган уенчыкларны тиз таба. Пирамиданы сүтеп, җыярга омтыла. Уенчыкларын савытына тутырып куя.

XII ай:

Балакаем

Бер яшьлек баланың һөнәрләре инде бик күп: утыра, баса, үрмәләп йөри, акрынлап тәпи атлый. Йөргәндә, аякларын киң куеп, җыйнаксызрак атлый, еш егыла. Бу егылулар куркыныч түгел, киресенчә, кирәк тә әле. Тигезлек сакларга өйрәнү – менә шулай тәүге адымнардан башлана. Аңа үзе хәрәкәт иттерә алган уенчыклар күбрә ошый: коляска, туп, машиналар,..

Берьюлы ике эш эшли ала: әйтик, үзе тәпи атлый, кулына уенчык та тота. Ул, өлкәннәрне кабатлаудан тыш, үзенә генә хас хәрәкәтләр дә ясый. Ул “ярамый”, “бир”, “куй”, — дигән сүзләргә колак сала, тыңлый, үти. Яше тулган бала мөстәкыйль рәвештә берничә кашык ризык каба, су эчә, битен юа, чәч тарый, йоклар алдыннан уенчыкларын җыештырып куя.

Киңәш: яшенә туры килә торган уеннар алыгыз: ике өлештән торган пазллар, пирамида.

“Бала үскәндә беләккә авыр, үскәч, йөрәккә авыр,” дияргә язмасын! Барчагызга балалар игелеге телибез!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә