Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

10 сәбәп

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

Яңа уку елы башланды. Күңелле мәшәкатьләре, балаларның шат авазы белән мәктәп тормышы гөрләп тора. Мәктәпләрдә укудан тыш төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Әти – әниләр эш белән мәшгуль булганда, балалары вакытын файдалы итеп үткәрү – бик әйбәт.

Тик менә улыгыз, яки кызыгызны нинди түгәрәккә бирергә соң?

Актерлык осталыгы белән шөгыльләнү – сәхнәдә уңышка ирешү юлы гына түгел, тормышта да. Театраль студиядә балада үзенә ышаныч, игътибарлылык, күзәтүчәнлек, пластика, грация арта. Театраль осталык студиясендә балагыз тагын нәрсәгә өйрәнә?

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

Балалар өчен уен – җиңел эш. Уен табигый, киеренкелек тудырмый. Уйный – уйный балалар ачылып китә, күңел кичерешләре яктыра, аралашырга өйрәнә. Нинди генә түгәрәккә йөрсә дә, балалда җаваплылык хисе, оешканлык арта. Ә менә театр түгәрәгенә йөрүчеләр иҗади фикер йөртә, фикерен логик эзлеклелектә җиткерә, яшьтәшләре белән җиңел аралаша, максатчан һәм инициативалы булулары белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә уңышлы белем алып, карьера баскычыннан күтәрелергә дә ярдәм итә.

1. театраль студия – ышанычка юл: бөтен кеше дә үз фикерен кычкырып әйтә алмый. Гади һәм кызыклы сәхнә теле дәресендә балагызны ишетерләр һәм җавап та бирерләр. Нәтиҗәдә, балада үз – үзенә ышаныч туачак.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

2. шәхес буларак үсеш: театр мәктәбенә йөргән бала шәхеснең күпкырлы булуын аңлый. Кешеләр күптөрле: һәм һәркайсында Кызыл калфактан, бүредән һәм хәтта әбидән ниндидер сыйфатлар табарга була. Бала анализларга өйрәнә.

3. башкаларны аңлау: актерлык осталыгы алымнарын өйрәнеп, башкаларны аңларга теләге арта. Игелекле, йомшак күңелле яки киресенчә кырыс, дорфа кеше роленә “кереп”, ул кеше өчен борчылырга өйрәнә. Бу инде аңа үскәч тә тулы кыйммәтле тормыш алып барырга ярдәм итә.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

4. текст – җиңел! әсәрне укып, анализлап, төрле фикерләргә колак салгач, төрле геройларның нәрсә уйлаганнарын, нинди кичереш белән яшәгәннәрен аңлый.

5. яңа дуслар табу: актерлык осталыгында балалар күзгә –күз карашып аралашып, карашны яшерүдән туктыйлар. Бу исә, балагызга дөреслекне күзгә карап әйтә белергә, үз фикерен җиткерергә, җиңел генә танышып китеп, яңа дуслар табарга зур этәргеч булачак.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

6. игътибар һәм концентрация ыгы – зыгылы тормышта игътибарлылык җитеп бетмәү – табигый хәл. Мәгълумат белән шыплап тулган көндәлек тормышта барысын да хәтердә дә саклап бетереп булмый.

7. уен һәм иҗади фикер йөртү: уен – дөньяны танып белү алымы. Актерлык кәсебендә генә түгел, уен – тормышта да бик күп “караңгы” якларны ача. Әмма театрал осталыкка өйрәнгән кеше – тормышта әллә нинди трагедияне дә җиңел үткәреп җибәрә. Ә дәресләрдә балалар уен аша образлы фикер йөртә.

8. физик киеренкелектән котылу: Сәхнәдә шөгыльләнгәндә, балалар сыгылмалылыкка, салмаклыкка, гәүдәсе белән идарә итәргә өйрәнә. Тын юлларына, тел һәм иреннәргә махсус күнекмәләр, сулыш гимнастикасы ясый. Ритм һәм координациягә күнекмәләр сәламәтлеккә дә файдалы. Шул рәвешле бала үз – үзен аңларга, тоярга өйрәнә.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

9. кичерешләрне аңлый белү: әсәр сәхнәләштергәндә, укучылар бер – берсенә ярдәм итә, тирә – юньдәге вакыйгаларны күрергә, янәшәсендәге иптәшенең кичерешләрен ишетергә, тоярга өйрәнә. Бала, яңа роль аша, героеның тормышын сурәтләү өчен, аның үз – үзен тотышын кабатлый. Персонажның яшәү рәвешен үзе күрсәтеп, бала башкаларны гыйбрәт алырга өндәп кенә калмый, үзе дә уйлана башлый. Бу, әлбәттә, шәхес булып формалашу өчен бик мөһим.

10. сөйләм, дикция: Дикцияне яхшырту өчен, дөрес итеп сулыш алырга өйрәнергә кирәк. Даими рәвештә сөйләм күнекмәләре, катлаулы тизәйткечләр кабатлау нәтиҗәсез калмый. Берничә күнекмәдән соң ук баланың үз – үзенә ышанычы арта, сөйләме аңлаешлы, ачык, җөмләләре төзек була. Күп балаларның сөйләмдәге кимчелеге – сүзен тыңламаслар, аны аңламаслар дип куркудан килә. Тәҗрибәле педагоглар баланың бу кимчелеген тиз арада төзәтә.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

Дарья Клинкова (“Пикник” балалар театры җитәкчесе)

Артисттан да остарак итеп төрле яклап үсештә булган кешене табу кыен. Шәп артист оста уйнарга, матур җырларга, төрле образны ачып бирергә, жонглерлык итәргә, мәтәлчек атарга, башында басып тора белергә тиеш. Кайвакыт бу шөгыльләрне берьюлы башкарырга туры килә.

Шуңа күрә, буш вакытта өстәмә шөгыль итеп, актив, эш сөючән, ярата белүче, фантазияләргә оста балаларны чакырабыз.

Әгәр балада югарыда санап үтелгән сыйфатлар юк икән, актерлык студиясендә аны булдырырга тырышып карарга мөмкин.

Театрда эшләү – команда белән эшләргә өйрәтүче иң көчле тренинг! Команданың бер өлеше булу – җиңел түгел. Бу мәсьәләдә театр балаларны гына түгел, аларның әти –әниләрен дә тәрбияли. Һәр ата – ана үз баласын төп рольдә күрергә тели. Әмма спектакльдә кечкенә генә роль дә иң акыллы фикерне әйтергә мөмкин. Коллектив нәтиҗәләргә ирешү өчен, шәхси амбицияләрегезне тыеп торырга да туры килә.

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

Театрның тагын бер уңай моменты – ул хәлдән тайдыра торган туктаусыз күнекмәләр түгел. Күп кенә дәресләр уен формасында үтә. Ә уен укучыга балачакта озаграк калырга мөмкинлек бирә, күчеш чорында андый бала үз – үзенә бикләнеп комплекслар белән яшәмәячәк.

Ләкин шунысы мөһим – актер һөнәре ул эш, тамашачыга кызык булсын өчен актер тырышып эшләргә тиеш. Шуңа күрә, сабырлык туплап, алга – сәхнә түрен яуларга киңәш итәбез. Кызык булачак!

Балагызны театр түгәрәгенә бирергә

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә