Балага “лаеклы” дус

Балага “лаеклы” дус

(балалар дуслыгы ныкмы?)

Эх, бу бала – чагалар! Өлкәннәрне борчуга салмый тормыйлар. Үз балабызга “лаеклы” дус табуы – бер дә җиңел түгел. Ә бала, әти – әнисе никадәр генә тырышмасын, “уңай холыклы” балалар белән уйнамый. Киресенчә, өлкәннәр аралашырга “рөхсәт итмәгән”нәргә тартыла.

“Мине өйрәтмәгез!”

Балага “лаеклы” дус

Өлкәннәрнең протест белдерүе еш кына нәтиҗәсезлеккә китерә. Әгәр балагызга “текә” сыйныфташы ошый икән, ә ата – ана бу дуслыкка каршы килә икән, әти – әнисенә сиздермичә генә, балалар аралашуын дәвам итәчәк… шул рәвешле без үзебез үк баланы ялганларга өйрәтәбез. Икенче яктан, әгәр бала буйсынучан икән, ул баланы лидер дуслары үзләренең төрле максатларында кулланырга мөмкиннәр. Шунысы бар: “начар компания”гә бала сәбәпсез эләкми. Балагызга игътибарлы булыгыз һәм аның күңелендә үз – үзенә социаль яклау чарасы формалаштырырга кирәк.

Кайда яшим, шунда дуслар табам

Балага “лаеклы” дус

Сезгә ошыймы – ошамыймы, бала, ишегалдына чыккач, анда йөрүче яшьтәшләре белән аралашачак. Әгәр ишегалдындагы балалар сезгә ошамаса, үз балагыз белән яшәү өчен башка җирне сайлагыз. Баланы секция яки түгәрәккә йөртегез. Анда “кызыксынулары бер булган” дуслар табылачак. Әгәр бала тренировкаларга берәр дусты белән йөри башласа, ул шөгыле озакка дигән сүз.

Балага “лаеклы” дус

Әмма… балага “әйбәт дуслар” табам дип, аны берәр секциягә алып барганда, аның сәләтен, мөмкинлекләрен исәпкә алырга онытмагыз. Әлбәттә, икелегә укучы Айдар отличник Илдар белән дуслашып кына, гел бишлегә укый башламаячак. Дөреслектә, ул, Илдар белән аралаша башлауга, үзенең “кимчелек”ләрен күрә башлый, күңелендә канәгатьсезлек яки комплекс туарга мөмкин. Иң яхшысы – балагызның берәр сәләтен күреп, шул сәләтен үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру. Баланың вакыты файдалы да уза, үзенә дуслар да табачак.

Әни күз яшьләре

Балага “лаеклы” дус

Балагызның дуслыгы хакында ситуацияне катлауландырмагыз. Кайчандыр без бик якын булган дусларыбыз белән бүген аралашыр сәбәп тә юк. Без бергә уйнап, уенчык бүлешеп, бәхәсләшеп дуслашкан якын дусларның һәркайсының үз язмышы, тормышта үз юлы. Әлбәттә, балачак дусларыбызның безнең әти – әниләргә ошамаганы да булгандыр.
Әлбәттә, балаларның берсе дә начар була алмый. Балагызга “дуслар сайлаганда” бу хакта онытмагыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә