Бала багуы,..

Бала багуы

Хасталап, урын өстендә яткан бер әбидән хәл сорашкач, “бала караганнан җиңелрәк”, — дип әйткән ди…

Укучыларыбыз соравы буенча, бүгенге “Балакаем” сәхифәсендә кызлар һәм малайларны тәрбияләүнең аерым үзенчәлекләрен язарбыз.

“Һәр җәйдә, 10 яшьлек улым белән, әни янына авылга кайтабыз. Улымның анда яшьтәш дуслары бик күп. Малайлар бер –берсен кечкенәдән белә, бик дуслар. Баштарак, мин улымның дуслары күплегенә сөенеп туя алмый идем: бергәләп әле җиләккә баралар, әле балыкка,.. Әмма, узган җәйдә, проблемалар килеп туды – авыл малайлары үсеп, үзгәреп киткәннәр. Улым әйтүе буенча, аларның күбесе инде тәмәке тартып караган, “олылар сөйли торган” мәзәкләрне яраталар,.. Мондый хәбәрләр ишеткәч, баланы урамга чыгарыргамы икән? – дип уйлана башладым.

Бала багуы

Исемем редакция өчен”

Һәркем, ничә яшендә булуга карамастан, үзенә дусларны үзе сайлый. Шуңа күрә, сез балагызны “бары тик әйбәт кешеләр белән генә” дуслашырга мәҗбүр итә алмыйсыз. Әмма балагыз күз алында “кулдан китcә”, начар гадәтләргә үрелсә, моның сәбәбен яңа компаниядә дип уйласагыз, нишләргә? Ничек итеп улыгызны “тайгак юлдан” йолып калырга.

Бала багуы

Сәбәбен табыгыз

Еш кына баланың әйләнә тирә белән мөнәсәбәтендә гаиләдәге тәрбия алымнары чагыла. Бәлки, аның хулиган малайлар белән дуслыгын – үзенең генә ниндидер зыян эшләргә көче җитмәүдән дип аңларгадыр. “Бергәләп күңеллерәк”, дигән уй белән. Яки балагызның ихтыяр көче юктыр, ул әмерләргә бик тиз буйсынадыр, шуңа күрә яшьтәшләре аны “кулланырга” мөмкин. Иң авыры – үз балаңның бик үк идеал булмавын аңлау. Аның кимчелекләрен күргән очракта гына, балага ярдәм итеп була.

Бала багуы

Бакчада өйрәнгән,..

Әгәр балагыз бакчага йөри һәм аннан начар гадәтләр “ияртеп кайта” икән, иң отышлы котылу юлы – аны бакчадан иртәрәк алу. Иртә алып, вакытны кызыклы итеп бергәләп үткәрү. Улыгызның иң төп мавыктыргыч тормышы балалар бакчасыннан читтә булсын. Алай да “булдыра алмасагыз”, өйдә тәрбия эшләре алып барырга туры килә. Әмма “аяк тибеп” берни таләп итмәгез! Сорагыз: ни өчен башка балалар шундый адым ясаган? Ни генә булса да, улыгызга таяныч булачагыгызны аңлатыгыз.

Бала багуы

Әгәр улыгызның гаебе бар икән, аны оялтып, аңа басым ясаудан сак булыгыз. Бу ялгышны төзәтүнең юлын бергәләп эзләгез. Бары тик сезнең ярдәм белән ул үзенең гаебен таныр һәм хатасын төзәтү өчен тырышыр. Иң мөһиме улыгыз үзенең һәр адымы өчен җавап бирәчәген аңласын. Һәм кылган гамәлен сөйләп, хатасын төзәтергә кирәклекне белсен. Хатаны төзәтү мөмкин түгел? Гафу үтенеп, гамәле өчен җәзасын алырга әзер булсын.

Мәктәптән “ияртеп кайткан”

Бала үскән саен, аңа йогынт ясау авырая бара. Бу очракта бик сак булырга кирәк.

1. улыгызның дуслары белән танышыгыз:

Бала багуы

“начар компания” белән ышанычлы аралашу профилактикасы – ачык, кунакчыл өй. Әгәр улыгыз яңа дуслары барлыгын әйтә икән, аларны кунакка чакырырга киңәш итегез. Төрле сәбәп табарга була: бергәләп компьютер уеннары уйнау, кино карау яки яңа модель җилкән ясау өчен. Әти – әнисе аның дусларын кунакка чакырса, сирәк бала гына, баш тартып, урамда йөрер.

2. кызыклы яллар оештырыгыз:

Бала багуы

Теләсә кайсы бала мактауга мохтаҗ! Сезнең мактауга гына түгел, яшьтәшләренең дә. Еш кына хулиган балалар авторитетка әверелә. Аларга таба елышып, бала кечкенә генә мактаулар өчен зур зыяннар эшләргә дә мөмкин. Уйлап карагыз әле – балагыз кайсы өлкәдә уңышка ирешә ала? Әгәр рәсемне матур ясаса – сәнгать мәктәбенә, тиз йөгерсә, җитез булса – спорт секциясенә ашыгыгыз!

3. игътибарны күбрәк бирергә тырышыгыз.

Бала багуы

Бик игътибарлы, сизгер булырга кирәк. Беркайчан да: “Үзең уйла!”, “Бу синең проблема!”, “Синең яшьтә мин!” – дия күрмәгез!!! Әгәр балагызга якын дус булсагыз, сез аның өчен теләсә нинди күңелсезлектә саклаучы калканга әверелерсез.

Барчагызга балалар игелеге телибез! Балаларыгзның юлында әйбәт кешеләр генә очрасын! Аларга Рәхмәт фәрештәләре юлдаш булсын!

Бала багуы

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә