Бала, аның беренче адымнары

Менә, кычкырып елап, дөньяга бала килә. Бала үзенең нинди катлаулы, мәшәкатьле дөньяга килүен, Аллаһ хозурыннан аерылуын аңлый, шуңа күрә елый. Әгәр еламаса, аңы нормаль түгел икәнен күрсәтә. Аның елавы : « Әти – әни, сез минем дөньяга килүемә сәбәпче булдыгыз, хәзер инде нинди тәрбия биреп, нинди юлларга керергә мәҗбүр итәрсез», дип әти – әнисенә мөрәҗәгате.

Бала, аның беренче адымнары

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в. ): «Бала дөньяга фитри иман белән килә. Аны әти – әнисе йә насари, йә яһүди, йә мөселман яки бөтенләй динсез итә», — диде. Бала сөйләшә белмәсә дә аңлый, аның янына теләсә кемне кертергә ярамый, үзеңә дә ачулы чагында читтәрәк булу кирәк. Тупас холыклы, явыз, ачулы кешеләр янына килү баланың аңына начар тәэсир итә һәм ул борчыла. Балага караган кеше, яратып, сөеп: « Сүбеxәнәллаааһ», дип өйтергә тиеш. Артык сокланып карау, өстенә кисәк нидер әйтү – баланың берничә көн борчылуына китерүе мөмкин, халыкта аны «Күз тию» дип атыйлар.

Бала, аның беренче адымнары

Азан әйтеп, күркәм исем кушу да бик мөһим. Азан тавышы балага аның бу дөньяда ялгыз түгеллеген, бу дөньяда да аңа ярдәмгә пәйгамбәрләр аркылы бирелгән дини юл барын белдерә һәм тынычландыра. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә яки татарча матур мәгънәгә ия икән, ул исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле, яки ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга һәм авыруларга ансат бирешүенә сәбәп булып та тора.

«Тәпи юабыз,» дип шау – шулы эчү мәҗлесләре оештыру, әти кешенең «тәпи юып йөрүләре агуга бәрабəр йогынты ясый. Ир бала тугач – ике сарык, кыз бала тугач – бер сарык корбанга чалып, дусларны, туганнарны җыеп, Коръән укытып кунак итү – Сөннәт, саваплы эш. Бу «гакыйка корбаны» дип атала. Бу исә баланың киләчәктә ризыгы мул булсын, туганнары белән тату яшәсен, дуслары яхшы кешеләр булсын дип эшләнә.

Бала, аның беренче адымнары

Әти – әниләр, Габдулла Тукай әйткән шушы «фәрештә валчыгын» бу мәшәкатьле дөньяда кеше исеменә лаек итеп, кабат Аллаһ хозурына саф күңел һәм ак йөз белән кайтырлык итеп тәрбияләргә тиеш булабыз. Дөрес тәрбия күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Ир баланы үз вакытында сөннәткә утырту зарур. Бу инде әти – әнинең баласы Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәсен өчен тырышуы була. Кыз баланың колагын тишеп, алқа тагу да күркәм эш.

Гаиләдә ир кеше баш булып, аны матди яктан тәэмин итәргә, куркынычлардан сакларга тиеш. Әни кеше бала тәрбияләүдә баш була, әти кеше аның ярдәмчесе генә. Чөнки хатын – кыз, бала тапкач, тәрбиячегә әйләнә, ир кеше үзе гомер буе «бәбәй» булып кала. Шул сәбәптән, бергә яшәгәннән соң, алдан хатыны үлгән ир кешегә тормыш алып бару икеләтә авыр була. Чөнки хатын аның өчен әни ролен дә үти. Шуңа ир кешегә хатынына йомшак мөгамәләдә булып, дөнья мәшәкатьләрен артык йөкләтмичә яшәргә тырышу кирәк. Хатының үзеңнән алда тузмасын, ялгыз калуың бар. Һәм инде иң әһәмиятлесе: ул үзенең бөтен көчен бала тәрбияләүгә бирә алсын. Бу, әлбәттә, ирләр бөтен йорт эшләрен дә үз өстенә алсын, дигән сүз түгел, ә, киресенчә, гаиләне матди яктан тәэмин итүне хатын өстенә йөкләмәсен, дигән сүз.

Бала, аның беренче адымнары

Бала тугач та аңарда фәрештә сыйфатлары өстенлек итә. Тирә – юньдәге кешеләр, ашаган ризыгы йогынтысында шайтани һәм хайвани сыйфатлары да үсә башлый. Баланың гәүдәсе генә үсә, дип уйлау, аның арткан һәр килосы өчен генә сөенү – ул әле тəрбия түгел, Ашаткач хайван да артым бирә. Әти – әни бөтен көчен, сәләтен, игътибарын баланың фәрештә сыйфаты юкка чыкмасын өчен бирергә тиеш. Гаиләдә кулланыла торган ризыкның хәләл булуы, хәләл юллар белән табылуы, гаиләдеге дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да әһәмиятле.

Баланы кулга алганда әни кешенең тиешле киемдә, тәһарәтле, госелле булуы, «бисмиллә» әйтеп ашатуы зарур. Теләсә нинди хатын – кыз яланбаш килеш өйгә керсә, госелсез кешеләр баланы уйнарга, сөяргә дип кулларына алса, авызына теләсә нинди ризык каптырса, өйдә зәвыксыз музыка уйнап торса, әдәпсез фильмнар каралса, тавыш – гауга булса, өлкәннәргә хөрмәт булмаса, өйдән фәрештәләр кача һәм бала шайтан йогынтысын да кала. Киресенчә, өйдә азан әйтелсә, намаз укылса, Коръән аятьләре укылса, дустанә мөнәсәбәт булса, бала фәрештәләр йогынтысында була.

Теш чыга башлагач, бала әйберләрне таный башлый, аның күз карашы үзгәрә, җитдиләнә. Бу вакытта ямьсез өйберләргә күзе төшүдән баланы саклау кирәк. Шушы сәбәп аркасында, бу чакта бала еш кына көйсезләнә, борчыла, чөнки аңы ямьсезлекне кабул итәсе килми. Күргән һәрбер әйбер күңелдә фото альбомга тупланган фотокарточка кебек җыелып бара. Әгәр баланың беренче күргән әйберләре ямьсез, шомлы, куркыныч икән, ул гомере буе шушы хис белән яшәргә мөмкин. Бигрәк тә ачык матур төсләр балага уңай йогынты ясый.

Бала, аның беренче адымнары

Аллаһ Раббeбeз Коръәндә : «Һәрнәрсәнең уз вакыты бар», — диде. Шуңа күрә дә тизрәк утырып торсын, тизрәк аякка бассын, йөреп китсен, дип чамадан тыш ашыктырып, баланы азаплау зарарлы. Аллаһ һәрнәрсәне парлы итеп яралтты һәм тигезлеккә куйды. Елауның пары – көлү. Төрле юллар белән артык көлдерү дә кирәк түгел. Көлү артында елау бар.

Баланың теле «әти – әни» дип ачылуга караганда, «Аллаһ» дип ачылуы хәерлерәк. Бала ишетә башлау белән, аның янына килгән һәр кешенең әкрен генә : «Аллаһ, Аллаһ,» — дип әйтүе хәерле. «Аллаһ,» дип теле ачылган бала дөньядан имансыз китмәс », — дигән хәдис бар. Сөйләшә башлагач, баланың : «Мин кайдан килдем», — дигән соравына җавап : «Аллаһ бирде», булырга тиеш.

7 яшькә кадәр балага намаз өйрәтелмәсә дә, аңа : «Аллаһ бар, Ул – мәрхәмәтле, яхшы, гүзәл, бар нәрсәне күреп, белеп тора, кешеләрне беркайчан да үз рәхмәтеннән ташламый», — дигән төшенчәләрне аңлату зарур.

Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, аның сынауларын үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышанычлары булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.

Бала, аның беренче адымнары

Миңа шундый бер вакыйга сөйләделәр. Сугыштан соңгы еллар. Бер ялгыз, сукыр карт яши. Ашарына юк, ягарына юк. Яз көне киртә кырыенда кармаланып кычыткан эзләп йөри. Әгәр таба алса, ашыга – ашыга авызына тутыра. Шулвакыт аның яныннан үтеп баручы яшь кеше: «Бабай, бу дөньядан туйгансыңдыр инде», ди. Бабай: «Әй, улым, син нинди көфер сүз сөйлисең, мин бу хәлдә мең ел яшәргә дә риза», — дип җавап бирә. Менә иман ныклыгы, канәгать була белү. 2001 елда районыбыз Балтачта 364 кеше үлгән, шуның 26сы үз – үзенә кул салган, берсенең дә хәле, мөгаен, әлеге картныкыннан фаҗигале булмагандыр. Менә бу үзе генә дә җәмгыятебездә рухи тәрбиянең никадәр кирәк икәнен безгә искәртә.

Баланы берничә минут тыныч кына утырып торырга өйрәтү дә әһәмиятле. «Әйдә әле утыр, күзләреңне йом, кулларыңны тезләреңе куй һәм үзең яраткан бер матур нәрсә турында уйла. Йә, булмаса, борын аркылы әкрен генә сулап: «Аллаһ» сүзен кабатлап утыр», — дип берничә мәртәбә күндерергә тырышсак, бераздан бу эш аңа yен яки телевизор карау кебек үк ошый башлый. Киләчәк тормышында ул балага намазга басу һәм анда игътибарны туплау җиңел булачак.

Баланы без әкренләп табигатьне танырга, яратырга өйрәтергә тиеш. Аллаһ Раббебез Коръәндә (3 нче « Әл — Гыймран » сүрәсе, 190 нчы аять ) ; «Иннә фии халькыйссәмәәүәәти үәл әрдый үәхтиләәфилләйли үәннәһәәри лә әәйәәтилли үлил әлбәәбе», ягъни: «Дөреслектә, Жир вә күкләрнең төзелешендә һәм көн белән төннең алышынуында акыл ияләренә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар», — диде.

Бала, аның беренче адымнары

Баланың фикерләү сәләтен үстерүдә табигать белән таныштыру бик мөһим. Аны дәрес итеп түгел, ә табигать кочагында үзара әңгәмә рәвешендә алып бару кирәк. Балаларга үсемлекләр, җәнлекләр, бөҗәкләр, кошлар турында мавыктыргыч хикәяләр сөйләү, алар белән җиләккә, гөмбәгә йөрү дә бик файдалы. Бала табигатьне күзәтергә, аңа сокланырга һәм аны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнә. Табигать белән хозурлана белмәгән күңел рухи кыйммәтләрне дә аңлый алмый. Әлбәттә инде, ул шушы самими гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын, һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын төшенергә тиеш. Җир, су, һава төшенчәләре аркылы да табигатьне таныту, Аллаһның бөеклеген күрсәтә белү кирәк. Җирне эшкәртеп, кеше үзенә ризык таба. Ризык безгә артык күп кирәк түгел, әмма аны табу өчен көч күбрәк кирәк. Ризыкка караганда безгә су күбрәк кирәк, шуңа күрә ул табигатьтә күбрәк, аны табу ризык табуга караганда җиңелрәк. Һавадан башка без бөтенләй тора алмыйбыз, шул сәбәптән ул бөтен җирдә бар һәм бушлай. Һава белән суны табу да ризык табу кебек булса, кешеләргә яшәү авыр булыр иде. Менә болар барысы да Аллаһның рәхмәте һәм хикмәте.

Без нәрсәдер эшләсәк, төзесәк, кемдер шуны җимерсә, аңа зыян китерсә, ачуыбыз чыга. Шуның кебек үк, табигатькә зыян китерсәк, аны пычратсак, сакламасак, Аллаһның ачуына дучар булабыз. Балага болaрны төшендерү бик мөһим. Браконьерлар артыннан куып, чүп ташлаган өчен штраф түләтеп кенә табигатьне саклап булмый. Кечкенәдән балада табигатькә мәхәббәт тәрбияләү кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в. ): «Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз», — диде. Һәр мәхлукат, һәр җан иясе Аллаһның иҗат җимеше һәм алар кешеләр өчен, аларга хезмәт итәр өчен яралтылган. Һәр җан иясенә мәрхәмәтле булуны тәрбияләү – безнең бурыч. Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була.

Әгәр балада табигатьне танып белү теләге уята алсак, белемгә һәм Аллаһны танырга омтылыш тудырдык, дигән сүз.

Бала, аның беренче адымнары

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР баш казые

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә